Айдар Галимовның кызы Айгизә: “Бәдрәф кәгазем бармы-юкмы, борыным агамы-юкмы икәнен тикшереп утырганыгызга рәхмәт!”
Татарстанның һəм Башкортстанның халык артисты Айдар Галимовның икенче кызы Айгизə Галимованы ачык киемнән фотога төшкәне өчен инстаграмда тәнкыйтьлиләр. "Син артист кызы, әтиеңнең йөзенә кызыллык китерәсең" кебек сүзләр язганнар аңа. Айгиз Галимова моңа карата Инстаграм битендә җавап постын язган.
“Арыганлык турында пост. Әйдәгез мин чынбарлык буенча күп итеп язам. Һәр атна, һәр көн саен миңа ачык һәм ябык аккаунтлардан хәбәрләр килеп тора. Иң шатландырганы: күбесе миңа яхшы эчтәлектәге хатлар яза, чыннан да, кешеләр минем елмайганымны тели (һәм аларның килеп чыга да!). Аларга, әлбәттә, иксез-чиксез бәхет телим. Әмма тормышымда миңа карата теләсә нинди сүз ычкындырырга теләүчеләр дә юк түгел. Аларның фразалары мондыйрак: “Син әтиеңә кызыллык китерәсең”, “Миңа әти-әниең кызганыч” һ.б.
Гаиләм өчен борчылганыгызга рәхмәт. Дөрес түгеллегемә турында вакытыгызны жәлләмичә поэмалар язганыгыз өчен рәхмәт. Социаль челтәрләремә вакытыгызны бүлгәнегез өчен рәхмәт. Бәдрәф кәгазем бармы-юкмы, борыным агамы-юкмы икәнен тикшереп утырганыгызга рәхмәт. Михаил Боярский әйтмешли, “спасибо за сына и за дочь”.
Постыма йомгак ясыйк. Физик яктан да, мораль яктан да арыдым. Көн саен мин йөзләрчә кеше күрәм һәм болар барысы да тәүлек буе башымда әйләнә. Арыганлык. Бертуктаусыз күзләрне акайту һәм һәм тирән сулыш алу. Ләкин бу башы гына. Мөгаен, шулай булырга тиештер дә. Менә сезгә “назло” рубрикасыннан фото”, - дигән җавап постында Айгизә Галимова.