Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Айдар Галимовның инстаграмдагы фан-клубы десантчылар көне белән котлый

Бүген илебездә Һава-десант гаскәрләре көне билгеләп үтелә. Татар эстрадасы йолдызлары арасында Айдар Галимов шушы гаскәрләрдә хезмәт иткән солдат.

news_top_970_100
Айдар Галимовның инстаграмдагы фан-клубы десантчылар көне белән котлый
Айдар Галимовның фан-төркеме җырчы турында кызыклы мәгълүматлар язган:

"Айдар Галимов 42 тапкыр парашюттан сикергән.

Татарларның да, башкортларның да яраткан җырчысы Айдар СССРның Каунас һава-десант гаскәрләре дивизиясендә, 1986-1988 елларда Ватанына хезмәт иткән.

Хезмәте барышында ул 42 тапкыр парашюттан сикергән!

Армиягә озатып, аннан каршы алучы тормыш иптәше Зилә аңа көч биргән, терәк булган.

Армиядән кайткач та иҗат эшенә чуммый егет – Миякә районының “Чулпан” колхозында шофер булып эшли. Җыр-моңга булган мәхәббәте аның тормыш сукмагын барыбер дә иҗатка илтеп тоташтыра.

Батыр җырчыбызны һәм барлык асыл егетләребезне хәрби бәйрәмнәре белән котлыйбыз!"

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100