Айдар Галимов зыянлы ризык ашаган?
Артистның башында түбәтәй, алдында шактый зур кабартма тора.
Инстаграмдагы фотода Айдар Галимовның бургер, ягъни катлы-катлы бутерброд ашаганы сурәтләнгән. Ул "Blakstar burger" ашап утыра. Хәзер модага кереп кереп киткән әлеге ризыкны ашар өчен перчатка да бирәләр. Чөнки алагаем зур кабартманы авызга кабу гына түгел, эчендәге соусларын агызмыйча кулга тоту да катлаулы.
Инстачылар бер тавыштан бургерның зыяны турында яза. "Гөбәдия ашагыз", "бәлеш төбе кирәк" дип киңәш бирәләр.
Бер комментарийны рифмалап язып куйганнар: "Башына түбәтәй кигән, Кулларында пирчәткә. Булочка ашыйм - дигән фотосын, Илткән союзпичәткә".