Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Айдар Галимов Зөлфәт Хәкимнең җыры турында: «Бөдрә таллар» һәлакәттән саклап калды»

Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Айдар Галимов Зөлфәт Хәкимнең «Бөдрә таллар» дигән җырын яңарткан. Бу хакта ул инстаграмдагы сәхифәсендә язган.

news_top_970_100
Айдар Галимов Зөлфәт Хәкимнең җыры турында: «Бөдрә таллар» һәлакәттән саклап калды»
Салават Камалетдинов

«Бөдрә таллар» — Зөлфәт Хәкимнең легендар җырларының берсе. ⠀

Әйе, яңа түгел, бу җырны мин 1990нчы еллар уртасында ук башкарган идем. Ул вакытта, әлбәттә, аның ни кадәр тирән мәгънәгә ия булуын бәлки бик аңлап та бетермәгәнмендер.

Концертларымда җырладым да, оныттым… ⠀

Ә 2001 елны Сан-Франциско каласындагы милләттәшләрем миңа бу җырны кабат хәтеремә төшерделәр, ул аларның машиналарындагы дискларда еш кына яңгырый булып чыкты, соңрак инде анда уздырган концертымда да сораулар буенча башкарган идем — ерактагы матур бер тарих. ⠀

Һәм менә бүген тагын, инде яңартылган «Бөдрә таллар».

Бер дә очраклы түгел, аның үз сәбәбе бар. Бу көйгә, бу сүзләргә минем инде бөтенләй башка караш, һәр сүзен, авазын хәзер йөрәк аша үткәрәм. Алар шул тиклем минем бүгенге халәтемә туры килә. ⠀

Мине һәлакәттән саклап алып калган «Бөдрә таллар»га… Ходайга рәхмәтлемен…

Ашыкма син! Тайгак юллар. ⠀

Хәл алырга ирек бирми алар. ⠀

Мең шифалы сулыш белән сине дәваларга ⠀

Офыкларга карап көтә бөдрә таллар… ⠀

Зөлфәт Хәким, — дип язган Айдар Галимов.

«Елаттың, Айдар», «Рәхмәт, Айдар, сиңа булганың өчен, җырларың өчен. Син бик талантлы һәм кешелекле. Бәхет, шатлык, исәнлек сиңа. Бик сине хөрмәт итәм, яратам», «Иң яраткан җырларның берсе», — дип яза инстачылар.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100