news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Айдар Галимов җәй айларында «Язлар» җырын тәкъдим иткән

Җырчы бу хакта үз сәхифәсендә хәбәр итә.

news_top
Айдар Галимов җәй айларында «Язлар» җырын тәкъдим иткән
«Татар-информ» архивы

Айдар Галимов тамашачыларына «Язлар» дип аталган яңа җырын тәкъдим иткән. Бу җыр яз турында булса да, җәйге челләдә иҗат ителгән. Җырчы бу хакта үз сәхифәсендә тулырак язган.

«Җәйнең иң уртасында, челләдә, җиләк-җимеш өлгереп, печәнгә төшкән чорда, «Язлар» дип аталган җыр бигрәк вакытсыз һәм урынсыз кебек…

Ә миңа калса, беренче карауга гына шулай. Яз төшенчәсе ул бит ел мизгеле генә тугел, ә күңел халәте. Җилбәзәк язлар — нинди матур яңгырый! Җәйләр дә, көзләр дә, кышлар да җилбәзәк була алмый кебек… Ә менә язлар, әлбәттә, җилбәзәк… Яратам язларны! Гел кабатлыйм - күңелләребездә һәрвакыт яз булсын дип», — дигән Башкортстанда яшәүче җырчы.

Итагатьле җырчы көй авторы Таһир Асадуллинга, мәгънәле, язгы матур сүзләре өчен Гөлфия Шакировага, һәрвакыттагыча профессиональ аранжировка өчен Илдус Давляновка рәхмәт әйткән.

Тамашачылар җырны бик яратып кабул иткән. «100 тапкыр тыңладым бугай», «Күңелне җылыта торган җыр», «Мәгънәле сүзләр. Бик матур җыр», «Айдар абый, бу җыр хит булачак», «Текә җыр», дип комментарийлар калдырган җырчының иҗатын яратучылар.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар