Айдар Галимов татар эстрадасы турында фикерен ачыктан-ачык әйтте
Кичә Казанның "Юность" мәдәният үзәгендә Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Айдар Галимов концерты узды.
Милләт, халык язмышына битараф булмаган Айдар Галимов "Татар-информ" журналисты Рузилә Мөхәммәтова белән эстраданың роле турында фикерен уртаклашкан.
“Телебезне саклап калуда эстраданың роле зур, - дигән Айдар Галимов ул “Татар-информ” хәбәрчесе Рузилә Мөхәммәтовага. - Тагын нәрсә белән җәлеп итик соң? Кызганыч, шагыйрьләр белән очрашулар халыкны күпләп җыя алмый. Язучылар эстрада белән берлектә эшләсеннәр иде”.
Айдар Галимов татар эстрадасы үз проблемаларын, беренче чиратта, үзе төзәтергә тиеш дигән фикердә тора. Татарстан Мәдәният министрлыгының йомгаклау утырышында эстрада проблемаларын күтәреп чыгуга карата җырчы үз мөнәсәбәтен белдерде.
“Эстраданың хәле мактанырлык димәсәм дә, бетереп тә ташлыйсы килми. Яхшы яклары да, берникадәр төзәтәсе җирләре дә бар, - диде ул “Татар-информ” хәбәрчесенә. - Конкуренция дә бар – анысы да яхшы. Техник ягы да карала. Эстрада шоу-бизнеска әйләнә, әмма шулай булмаса, ул үсә алмаска мөмкин – дәүләт җилкәсендә кала алмый бит. Шул ягы да бар – техник ягын камилләштерәбез дип, аранжировка, ут дип, тавыш дип, бизәлешләр дип, иң төп нәрсә җыр икәнлеген онытып ташлыйбыз”.