Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Айдар Галимов Төркиядә диңгез яры буйлап йөгергәндә нинди җыр җырлый?

Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Айдар Галимов композитор Эльмира Галимова белән бергә Төркиядә очраклы күрешә һәм... Эльмира Галимова иҗат иткән җыр Айдар Галимов репертуарына керә. Моның тарихы турында Эльмира Галимова һәм Айдар Галимов Инстаграм битләрендә язган.

news_top_970_100
Айдар Галимов Төркиядә диңгез яры буйлап йөгергәндә нинди җыр җырлый?
"Бу фотоның кызыклы тарихы бар. 2017 елның җәендә без Айдар Галимов белән очраклы рәвештә Төркиянең бер отелендә күрештек, ул анда гаиләсе белән ял итә иде. Кичен төшке аштан соң без дустанә компаниябез белән иҗади проектлар һәм планнар турында сөйләштек.

Айдар Ганиевичка "Язмышлар язылган" дигән җырым бик ошады, икенче көнгә ул миңа әлеге җырның күңеленә үтеп кергәне турында әйтте, "диңгез яры буйлап йөгергәндә җырлыйм", - ди. Айдар Галимовның иҗатына бар булган хөрмәтем бу җырга планнарымны үзгәртте дә куйды! Безнең иҗади тандемның нәтиҗәсе инде әзер. Айдар Ганиевич, матур һәм кабатланмас башкару өчен рәхмәт Сезгә!" - дип язган Эльмира Галимова.

"Әйе, жырларның да үз язмышы... Мин моңа тагын да инандым... Шулай булмаса, әллә кайдагы Урта диңгез буенда очрашыр идекме аның авторы Эльмира Галимова белән?.. Диңгезгә карап озак тыңладым җырны: бүгенге көн, үткәннәр, киләчәк - барысы да күз алдыннан үтте... Алда ниндидер өметләр дә уянды, Аллага шөкер! Озак уйланып йөргән кебек, җырны да озак эшләдек, әле сүзләренең авторы Рәсимә Гарифуллинага мөрәҗәгать итеп, тагын бер куплет өстәдек. Бик мәгънәле килеп чыкты шикелле, ул куплет булмаса, җыр алай ук тулы булмас иде кебек", - дип язган Айдар Галимов.


Посмотреть эту публикацию в Instagram

Это фото имеет свою интересную историю. Летом 2017 года мы с Айдар Галимовым случайно встретились в отеле Турции, где он отдыхал со своей семьей. Безусловно, вечером после ужина делать нечего, мы дружной компанией обсуждали творческие планы и проекты. Айдар Ганиевичу очень понравилась моя песня "Язмышлар язылган" на слова Расимы Гарифуллиной. И он сказал мне на следующий день, что эта песня не дает ему покоя. Он напевает ее во время пробежки по побережью моря. Мое уважение к творчеству Айдара Галимова заставило меня поменять все планы на эту песню. И вот результат нашего творческого тандема готов. Айдар Ганиевич, спасибо большое за такое красивое и неповторимое исполнение! Надеюсь, эта песня Вас также не оставит в покое.https://www.instagram.com/aidar_studio/ #айдаргалимов#эльмирагалимова#татарскаяэстрада#новаяпесня#казань#уфа#татарстан#башкортостан#

Публикация от Elmira Galimova (@elmira_galimova1)




Посмотреть эту публикацию в Instagram

Премьера: "Язмышны берәү дә сайламый" . Әйе, жырларның да үз язмышы... Мин моңа тагын да инандым... Шулай булмаса, әллә кайдагы Урта диңгез буенда очрашыр идекме аның авторы Эльмира Галимова белән?.. Диңгезгә карап озак тыңладым җырны: бүгенге көн, үткәннәр.., киләчәк... - барысы да күз алдыннан үтте... Алда ниндидер өметләр дә уянды, Аллага шөкер! Озак уйланып йөргән кебек, җырны да озак эшләдек, әле сүзләренең авторы Рәсимә Гарифуллинага мөрәҗәгать итеп, тагын бер куплет өстәдек. Бик мәгънәле килеп чыкты шикелле, ул куплет булмаса, җыр алай ук тулы булмас иде кебек... . Бу ак жилкәннәр, әлбәттә, шул диңгездән калган ассоциацияләр... Алар җырыбызны сезнең күнелләргә дә итеп җиткерсен иде! . Тулы версиясе Вконтакте челтәрендә ⚡ #айдаргалимов #яңаҗыр

Публикация от Айдар Галимов (@aidar_studio)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100