news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Айдар Галимов: «Соңгы атнада булганнарны берәр кайчан сөйләрмен»

Җырчы үзе өчен авыр вакытлар булуы турында әйтә.

news_top
Айдар Галимов: «Соңгы атнада булганнарны берәр кайчан сөйләрмен»
Алексадр Эшкинин

Җырчы Айдар Галимов инстаграмга моңсу сторислар төшереп куйган. Ул узган атнаның бик авыр, сынаулы булуын хәбәр итә, бу турыда инстачыларга да берәр вакыт сөйләргә вәгъдә бирә.

«Мине бу арада күпләрегез югалтты, ахры. Минем өчен борчылып торганыгызны да беләм. Соңгы атнада булганнарны мин берәр кайчан сөйләрмен, пост итеп куярмын, җыр яздырырмын, ә бәлки үземнең китабымда язармын… Бер якын дустым әйтмешли, яраларны төзәтәбез дә алга атлыйбыз», — ди Айдар Галимов.

Җырчы инстадусларына беркайчан да өметләрен өзмәскә кушкан.



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар