Җырчы Айдар Галимов яңа елда чыршы төбендә фотога төшкән. Куенында бик матур кыз да бар - оныгы Сафия.
Постны Айдар никтер рус телендә язган. Тәрҗемәсе: "Без Сафия белән сезнең барыгызны да котлыйбыз һәм менә шундый Яңа ел телибез!"
"Айдарны "бабай" дияргә дә оят инде", - дип яза инстадашлары, Галимовның яшь күренүенә ишарәләп.
Сафияны бабасына охшатучылар бар. Ә сез кемгә охшатасыз?