Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Айдар Галимов әнисе турында: «Сәламәтлеге шәптән булмаса да, һаман оптимист»

Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Айдар Галимов инстаграм сәхифәсендә әнисен туган көне белән котлап, моннан бик күп еллар элек төшерелгән клип урнаштырган. Анда төп рольләрне җырчының әнисе һәм кызы Гүзәл башкара.

news_top_970_100
Айдар Галимов әнисе турында: «Сәламәтлеге шәптән булмаса да, һаман оптимист»
Салават Камалетдинов

«Әниемнең туган көне бүген. 82 яшь тә булып киткән, Аллаһга шөкер.

Инде шушындый өлкән яшьтә булуына карамастан, сәламәтлеге бик үк шәптән булмаса да, безнең әнкәй һаман да оптимист. Илдә-көндә булган яңалыкларны белеп, аларга үзенең фикерләрен әйтеп, бәясен биреп яши. Әниебез-киңәшчебез, кирәк икән тәнкыйтьчебез дә, безнең өчен борчылучы һәм һәрвакыт догада булучы кешебез. Рәхмәт, әни, барысы өчен дә, берүк исән-сау бул, яратабыз сине.

Сезнең игътибарга тарихи бер клиптан өзекләр куйдым.

1995 нче еллардыр, әни безгә Уфага кунакка килгән вакыт. Бу съемкаларга барып эләгү, әлбәттә, аның өчен бөтенләй көтелмәгән хәл иде. Ә шулай да ул бер дә югалып калмады, гомере буе киноларда-клипларда төшкән кеше кебек бер дубльда барысын да башкарып чыкты. Күргәнсездер нинди шәп итеп уйнаганын.

Ул вакытта әнигә нәкъ 55 яшь булган икән бит, шушы факт күңелемә бигрәк тә үтеп керде.

Менә инде мин үзем дә шушы яшькә җитеп киләм. Әй, узган гомер…

Шул клипта йөгереп йөргән 5 яшьлек Гүзәл хәзер инде үзе ике кызның әнисе» — дип яза җырчы.

Чыннан да, әлеге клип Айдар Галимовның күңеленә иң якын клипларның берседер. Иң газиз кешеләре белән төшерелгән, күпме истәлек, хатирәне үз эченә сыйдырган клип. Җырчының инстаграмдагы дуслары да шул турыда комментарийлар калдырганнар. Бибинур апага үзләренең иң изге теләкләрен юллаганнар.

«Бибинур апаны туган көне белән котлап күп сәламнәр җибәрәбез. Минэңнегали абый белән тигез картаялар, Аллаһка шөкер. Алдагы елларда да канатлары каерылмыйча, тигезлектә, исән-сау яшәсеннәр иде»;

«Без яшь чакта 55 яшьтәгеләргә карт дип карый идек. Җырда да „ни арада картлык җиткән“ дигән юллар бар. Бу клипны төшерүчеләр дә шулай уйлагандыр инде ул вакытта. Ә бит әле бик матур яшь чагы булган әниеңнең. Бибинур апа сау-сәламәт була күрсен озак еллар дәвамында. Бала булып яшәп, бәхет кичер әле озак итеп», — дигән теләкләр язганнар.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100