Җырчы Айдар Галимов инстаграм сәхифәсенә кечкенә оныгы Самира белән төшкән фотосын куйган.
«Бу оныгың бигрәк тә үзеңә охшаган инде», - дип әйттеләр бер көнне. Әй, шатландым.
Еш кына кечкенә балаларны шулай бөтен кеше игътибарына куюга каршы булам. Тик менә үзем дә шул инстаграм эчендә. Мин дә куйдым. Ничек кызларымны тиргим инде хәзер?
Бу пандемияның безнең өчен иң уңай ягы — Сафия белән Самираның шушы көнгә кадәр яныбызда булуларыдыр. Көн дә диярлек аларның үсүләрен, һөнәр арттыруларын күрү — нинди зур бәхет. Үземнекеләрнең ничек үскәнен күрми дә калганмын икән бит, чапканмын да чапканмын», — ди җырчы.
Айдар Галимов оныкларының киләчәге өчен борчылуын яза. «Элек безнең өчен әти-әни, әби-бабалар кайгыра иде. Менә безнең дә чират җиткән икән. Нинди заманда яшәрләр бу балалар, нинди илдә, нинди мирас калдырабыз без аларга?
Барысы да хәерле булыр дип өметләнәсе килә. Исән-сау гына булсыннар, әти-әниләре аларны үзләре карап, тәрбияләп үстерсеннәр», — ди ул. ⠀
«Ә сез ничек уйлыйсыз, дусларым, Самира чынлап та миңа охшаганмы?» — дип сораган Айдар Галимов инстадусларыннан.
Бик күп инстачылар Самираның, чыннан да, дәү әтисенә охшаган булуын әйткәннәр. «Тач дәү әтисе», «Самира — кыяфәте белән, Сафина — артистлыгы белән охшаган», “Башы һәм кашы Айдарныкы! Сезнең кебек үк талантлы да булсын! Матур итеп җырласын!» — дип язганнар алар.
Бер төркем инстачылар Самирада дәү әнисе — Зилә ханымның чалымнарын тапканнар.