Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Айдар Галимов көтү көткәнен - кире кәҗәләр, куркак сарыклар турында сөйли

Айдар Галимов Данир Сабировка иң үзәккә үткән әйберләре турында сөйләгән.

news_top_970_100
Айдар Галимов көтү көткәнен - кире кәҗәләр, куркак сарыклар турында сөйли
Рамил Гали

Айдар Галимов белән Данир Сабиров бер концерт вакытында сәхнә артында аралашып утырганнар. Хәйләкәр кәҗәләр, өркәк сарыклар, кыскасы, көтү турында сөйләшкәннәр. Айдар Галимов әлеге видеоны инстаграм сәхифәсенә урнаштырган.

«Бик якын, балачакка, туган якка алып кайта торган тема бу. Күңелдә бик күп уелып калган хәтирәләр. Бүгенгедәй куз алдында барысы да… Уйлап карасаң, тулы бер китап язарлык», — дип язган Айдар Галимов әлеге постка.

«И, авылда иң үзәккә үткән нәрсә ул көтү. Әле таң ата да башламаган, ә берничә күршең инде сыерын чыгара. Шулай кайбер кешеләр аркасында, йокыны онытып, көтүгә кояш чыкканчы китәргә туры килә иде.

Көтү дигәч, гел «Маяк» радиосы искә килеп төшә. Та-та-та-таааа-тааа-таааам, дип башлый бит әле иртәнге тапшыруларын. Радиоалгычсыз көтүгә чыкмый торган идек. «Маяк» радиосы хәзер дә бар ул. Ләкин аның джингллары заманча эшкәртелгән, башкача яңгырый», — ди ул.

Бу урында Данир Сабиров шушы темага мәзәген сөйләп ала.

«Көтүче белән сарык шашка уйный икән. Үткән халык: «Счет ничә?» — дип сорый ди. «Сарык-сарык инде, икегә-ике, — дип җавап биргән ди көтүче», — ди ул.

Ике җырчы Данирның мәзәгеннән егыла-егыла көлә.

«Тагын бер нәрсә хәтердә. Минем „Ауди А6“ дигән машинам бар иде яшьрәк чакта. Шул машина белән таллар арасында сарык көтүе көткән идем. Сарык бик кызык хайван бит ул. Аның берсен өркетсәң, барысы да җыелып бетә. Кәҗәләре тагын да кызыграк. Алары тискәре була. Сарыкны кая кусаң да бара, ә кәҗә син куган якка түгел, һәрвакыт кирегә бара. Ул сарыктан хәйләкәррәк һәм акыллырак. Аларны көтүе авыррак. Кәҗә бөтен көтүне кире алып китә ул. Безнең авылда кәҗә белән сарык көтүе бергә иде. Гел алдан йөрүче берничә полководец кәҗә бар иде. Шулар сарыкларны ияртеп я урманга алып кереп китә, я тау астына алып төшеп китә. „Кәҗә“, „козел“ дигән булалар. Кәҗә булып кара әле син! Ул шундый акыллы хайван», — дип дәвам итә Айдар Галимов.

Айдар Галимов әлеге постны куяр алдыннан күршеләре Гариф абзый белән Бибинур апа, Рәшит абзый белән Таһура апалар алдында гафу үтенгән. «Алар күптән мәрхүмнәр инде. Нәкъ алар иң беренче булып сыерларын чыгаралар иде, таң атканын да көтеп тормыйча. Нишлисең, менә шундый уңган кешеләр иде алар…», — дип яза ул.

Инстаграм дуслары да Айдар Галимов белән балачакка кайтып килгән, хатирәләрен барлаган.

«Акыллы хайван шул кәҗә. Кайда тәмле үлән, тапталмаган чиста жир — шуны гына эзләп йөри»;

«Безнең дә беренче урам иде И, кызыга идем: „Югары оч, Талкисәрләр әле торып кына килә бу вакытта“, — дип»;

«Безнең авылда көтү гомер вакый иртәнге 5 тә китә иде. 6 да алып чыксаң: «Көтүне төштән соң алып чыктыгыз инде», — дип ачуланалар иде.

«Олы Кәркәлеләр гомер буе машина, матай белән көтү көтте алар», — дип язалар.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100