Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Айдар Галимов авыру баланың күңелен күргән

Куркыныч авырудан интегүче Кәримнең зур хыялы чынга ашкан.

news_top_970_100
Айдар Галимов авыру баланың күңелен күргән
Танылган җырчы, халык артисты Айдар Галимов авыру баланың теләгенә каршы килмәгән. Аларның очрашуы турында үзенең инстаграмында тамада Алмаз Мирзаянов язган.

"Бер көнне @elviraminz_foto_official хәбәр салды: дустыбызның бик куркыныч авырудан дәваланучы улы Кәримнең бер хыялын чынга аштырасы килә, ди! Ул бик Айдар Галимовны ярата икән дә, кара-каршы утырып сөйләшәсе килгән! Үземнең бик якыннан аралашканым булмаса да, Айдар абыйның ватсабына яздым. Озак та үтмичә җавап килде: "Берничә көннән киләм, вакыт бик кысан булса да, кереп чыгарга тырышырмын", - диде! Бу көн җиткәнче Кәрим турында сораштырды, хәбәрдә булды! Һәм, ниһаять, бүген без Кәримнең күзләрендә очкыннар күрдек! Айдар абыйсы белән утырып сөйләште, хәтта үзе кофе дә ясап бирде. Балага яшәү өчен көч һәм өмет биргәнегез өчен, кешелекле булганыгыз өчен, миңа биргән киңәшләрегез өчен Алланың рәхмәте яусын сезгә, Айдар абый! Мактасыннар өчен куймадым, уйлансыннар өчен куйдым. Һәм нинди генә хәлдә булсагыз да, хыялланудан туктамагыз! Хыял кешене яшәтә!" - дип яза Алмаз.


    Бер көнне @elviraminz_foto_official хәбәр салды, дустыбызның бик куркыныч авырудан дәваланучы улы Кәримнең бер хыялын чынга аштырасы килә ди! Ул бик Айдар Галимовны ярата икән дә, кара-каршы утырып сөйләшәсе килгән! Үземнең бик якыннан аралашканым булмаса да, Айдар абыйның ватсабына яздым. Озак та үтмичә җавап килде, берничә көннән киләм, вакыт бик кысан булса да кереп чыгарга тырышырмын, диде! Бу көн җиткәнче Кәрим турында сораштырды, хәбәрдә булды! Һәм, нихаять, бүген без Кәримнең күзләрендә очкыннар күрдек! Айдар абыйсы белән утырып сөйләште, хәтта үзе кофе дә ясап бирдеБалага яшәү өчен көч һәм өмет биргәнегез өчен, кешелекле булганыгыз өчен, миңа биргән киңәшләрегез өчен Алланың рәхмәте яусын сезгә Айдар абый! @aidar_studio Мактасыннар өчен куймадым, уйлансыннар өчен куйдым. Һәм нинди генә хәлдә булсагыз да, хыялланудан туктамагыз! Хыял кешене яшәтә!

    Публикация от Алмаз Мирзаянов (@almazinde)

    Комментарийлар (0)
    Калган символлар:
    news_right_column_1_240_400
    news_right_column_2_240_400
    news_right_column_3_240_400
    news_bot_970_100