news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Айдар Фәйзрахмановның «Мин сине шундый сагындым» җыры яңа яңгырашта

Музыкант Илнар Фатыйхов Фирая Зыятдинова шигыренә Луиза Батыр-Болгари язган җырны заманчалаштырган.

news_top
Айдар Фәйзрахмановның «Мин сине шундый сагындым» җыры яңа яңгырашта
ilnar.production/

Музыкант Илнар Фатыйхов Айдар Фәйзрахмановның «Мин сине шундый сагындым» җыры яңа яңгырашта тәкъдим итә.

Сезгә ошыймы шундый яңгыраш?

Мин сине шундый сагындым

Фирая Зыятдинова шигыре, Луиза Батыр-Болгары көе


Мин сине шундый сагындым,

Сизәсең микән шуны?

Ак бураннар урап алса,

Табарсың микән юлны?


Кушымта:

Син дә шулай сагына калсаң,

Карама җилләренә…

Җыр булып килеп керерсең

Наз тулы йөрәгемә.


Мин сине шундый сагындым,

Күзләрем шуңа моңлы.

Айны болытлар капласа,

Табарсың микән юлны?


Син дә шулай сагына калсаң,

Карама җилләренә…

Җыр булып килеп керерсең

Наз тулы йөрәгемә.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар