Айдар Фәйзрахманов һәм фольклор музыкасы дәүләт ансамбле “Тормыш ул - серле бер могҗиза” җырын башкара
Айдар Фәйзрахманов һәм фольклор музыкасы дәүләт ансамбле “Тормыш ул серле бер могҗиза” җырын башкара.
"Тормыш ул серле бер могҗиза"
Илдар Юзеев сүзләре, Айдар Фәйзрахманов көе.
Кайчакта үзеңне бәхетсез тоясың:
Өметең гөлләрен җил өзә…
Нигә соң, нигә соң күренми Кояшым?
Тормыш ул — серле бер могҗиза.
Кайчакта үзеңне бәхетле тоясың:
Күңелне иркәләп, нур йөзә.
Бер җанга Кояшым ничекләр сыясың?
Тормыш ул — серле бер могҗиза.
Бәхетле минутлар, бәхетсез сәгатьләр
Барсы да мизгелдәй бер уза…
Нурыңны коеп кал, гомереңне тоеп кал:
Тормыш ул — серле бер могҗиза…
Илдар Юзеев сүзләре, Айдар Фәйзрахманов көе.
Кайчакта үзеңне бәхетсез тоясың:
Өметең гөлләрен җил өзә…
Нигә соң, нигә соң күренми Кояшым?
Тормыш ул — серле бер могҗиза.
Кайчакта үзеңне бәхетле тоясың:
Күңелне иркәләп, нур йөзә.
Бер җанга Кояшым ничекләр сыясың?
Тормыш ул — серле бер могҗиза.
Бәхетле минутлар, бәхетсез сәгатьләр
Барсы да мизгелдәй бер уза…
Нурыңны коеп кал, гомереңне тоеп кал:
Тормыш ул — серле бер могҗиза…