Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Айдар Фәйзрахманов: «Карчыгымның үләр алдыннан әйткәннәрен васыять итеп кабул иттем»

Татарстанның халык артисты, Татарстан дәүләт фольклор музыкасы ансамбленең сәнгать җитәкчесе Айдар Фәйзрахманов шушы көннәрдә 67 яшен билгеләп үтте. Ул «Интертат»ка хатынының үлеме, ансамбльдән чыккан артистлар һәм татар сәнгатендәге үзгәрешләр турында сөйләде.

news_top_970_100
Айдар Фәйзрахманов: «Карчыгымның үләр алдыннан әйткәннәрен васыять итеп кабул иттем»
Салават Камалетдинов

«Миңа әйтмичә, урамыбызны Фәйзрахмановлар урамы дип үзгәрттеләр»

— Айдар абый, Сез — җаныгыз-тәнегез белән иҗатка бирелгән кеше. Иҗатка кереп китәчәгегезне алдан ук хәл иттегезме?

— Үземне ике яшьтән әйбәт хәтерлим. Шул вакытта ук кем буласым билгеле булгандыр. Таяк тотып, мичне әйләнеп, «бабайлар, бабайлар» дип җырлап йөргән чагым истә. Шунда өлкәннәр игътибар итә башлады. Беренче класска укырга кергәндә әтием Арчадан тальян гармун алып кайтып бирде. Ул әлегә кадәр исән, нигез йортта тора. Музыка дөньясына чумачагымны шул вакыттан ук сиземләгәннәрдер.

Мөгаен, бала туганда Аллаһы Тәгалә тарафыннан аның кем буласы билгеле буладыр. Арча районы Урта Бирәзә авылында укытучылар гаиләсендә тугызынчы бала булып дөньяга килдем. Кызамык белән авырып китеп, беренче өч бала мәрхүм булган. Без алты бала үстек, мин — иң төпчеге.

Минем алдан ук исемем билгеле була: Фатих Хөснинең «Йөзек кашы» әсәре басылып кына чыккан бак, әсәрнең төп геройлары — Айдар белән Вәсилә. Кыз туса — Вәсилә, малай туса — Айдар дип кушарга уйлыйлар. Малай тугач, әтинең өйгә шатланып йөгереп кайтуы турында искә алып сөйлиләр иде: «Айдарыбыз туды!» — дигән ул.

Алты баланың һәрберсе — йөзек кашы. Алты баланың һәрберсе дә баян, гармунда уйный иде. Әти скрипка, тальянда уйнады — бу сәләт аңа тумыштан бирелгән. Әтинең абыйсы Гыйният абый скрипкалар ясады. Күрәсең, нәселдә салынган булган. Бабай — мөэзин. Без — мулла-мөэзин нәселеннән.

Радиодан татар музыкасын тыңлап, анда уйнаган кешеләргә соклана идем. 5-6 сыйныфта баянда яхшы гына уйный башладым. 10 сыйныфта шактый шомардым. Табигатьтән бирелгән тавышым белән бормалар кушып, халыкчан итеп җырлый идем. Кечкенәдән татар аһәңе күңелгә салынган булган инде.

— Авылыгыз исәнме әле?

— Гаиләбездә сөйләшү булды, без — өч егет, өч кыз идек. Нишлибез дигәч, абыйлар уртак фикергә килде: «Энем, нигез сиңа кала. Нигезне күтәр», — диделәр. Лапас, каралты-куралар — барысы да авылча. «Бүген нәрсәне алып китәсегез килә, истәлек итеп алыгыз. Нигезне тотып, аны карап торырга дип әйтәсез икән, алынам һәм сез миңа „алай итмә, болай итмә“ дип, комачауламыйсыз», — дидем.

Хәзер инде анда әнием дә, абыйларым да юк. Карчыгым да мәрхүм. Әмма мин кайтып торам, иптәшкә дип, яныма балалар, оныклар кайта.

Безнең урамда 8-9 гына өй, авылыбыздан төрле укымышлы кешеләр чыккан. Барысы да югары белем алырга омтылган. Без торган урамны Тукай урамы дип йөртәләр иде һәм, миңа әйтмичә, авыл халкы белән киңәшеп, рәсми рәвештә Тукай урамын Фәйзрахмановлар урамына үзгәрттеләр.

— Ничек алай ул?

— Фәйзрахмановлар авылны яшәтүгә күп өлеш кертте. Уртанчы абыем Альберт бөтен Татарстан авылларына газ кертте, ул газ трестының хуҗасы иде. Иң беренче булып газ безнең авылга керде. Авылга газ килү — зур вакыйга инде ул. Аннан соң суны да ул кертте. Соңыннан юл мәсьәләсе килеп басты. Мин бик озак йөрдем, хатлар яздым. Һәм федераль юлларның хуҗасы ярдәме белән авылга асфальт юл да керде.

Президент авылда мәдәният йортларын торгыза башлаганнан соң, хат яздым. Аллага шөкер, авылыбыз мәдәният йортлы да булды. Архивларда эзләнгәч, бабайның әтисе авылда мәчетне зурайту прошениесе белән патшага хат язган икәне ачыкланды. Мин әйтәм, һаман да шул бер нәсел йөри.

Бабайлар мәчетләрне зурайтып йөргән, мин — мәдәният йортын. Авыл бөтенләй бетә башлаган иде, 40лап йорт калган иде, бүгенге көндә — 100дән артык. Шартлар булдырып коттеджлар төзеделәр, авыл гөрләп үсеп чыкты.

Нигезем төзек, матур. Үз кулларым белән 100дән артык агач утырттым. Карчыгым: «Син инде бөтен куакларны да саныйсың бугай», — дип әйтә иде. Санап күрсәтсәң, шулай чыга.

— Димәк, авылны гөрләтеп җибәрү өчен шартлар гына тудырырга кирәк булган?

— Шулай. Кеше кире кайта башлады. Арчага да якын. Казанга барып эшләүчеләр дә бар. Авыл бик матур. Безнең авылда бизнес бар, димим. Аның район үзәгенә якын булуы зур этәргеч булды. Юл булса — тәртип. Халык йөреп тә эшли. Европада күптән шулай инде ул: 60-100 чакрымны уйламыйлар да, йөреп эшлиләр.

«Карчыгым белән утырып, мәхәббәт аңлашмадык»

— Әтиегез дә иртә киткән икән.

— Әтием мин 7 сыйныфта укыган чакта җан бирде. Бик иртә әтисез калдым. Безнең нәселдә йөрәк авыруыннан үлүчеләр бар, ул да йөрәк белән китеп барды. Әтиемне хәрби хезмәткә дә алмыйча калганнар, әмма ул дүрт ел буена сугышта йөреп кайта. Бер кулы гына яраланган була.

Бабай — 55тә, әти — 60та, олы абый — 69да, уртанчы абый 68 яшьтә үлде. Мин 67 яшемне тутырдым. Менә мин дә алар яшенә җитәм. Озак яшәргә насыйп булсын, чөнки дәрт тә, дәрман да бар. Иҗат та туктап тормый. Иҗатта бернинди чикләр дә юк икән. Мин үземне 50-60 яшьтән соң икенче яктан ачтым.

Татар дәүләт опера һәм балет театрында 27 ел эшләп пенсиягә чыктым. Филармониядә 22 ел эшлим. Тагын берничә ел эшлим дә, 25 елны тутырам. Икенче тапкыр пенсиягә чыгачакмын (көлә).

— Халисә апа кинәт кенә үлеп китте. Аның белән ничек кавышкан идегез?

— Без карчыгым белән утырып, мәхәббәт аңлаштык дип әйтә алмыйм. Күзгә-күз карап таныштык. Ул миңа карады, мин аңа карадым, шуның белән барысы да аңлашылды. Хәтерлим, мин консерваториядә 3нче курста укыйм. Халисә — филология һәм тарих бүлегенең 1 курс студенткасы.

Мине фольклорчы Марсель абый Бакиров эзләп тапты. «Курган өлкәсенә фольклор экспедициясенә чыгабыз, син безнең студентлар катнашында концерт оештырырга тиеш буласың», — диде ул. Кызларны җырлатып, биетеп карадым. Халисә керде. Шунда үк күзем төште. Экспедиция вакытында аралашып алдык. Бернинди сүз дә кирәкмәде. Ике ел дуслар булып йөрдек, аннан соң мин укып бетердем. Халисәгә тәкъдим ясадым.

Гадәт буенча, әниемне утырттым да, Халисәләргә — Лениногорск районы Шөгер авылына киттем. Әнкәйдән Халисәне сорадым. Ризалашты. Халисәне машинага утырттык та үзебезгә алып кайттык. Тормыш башланды.

Торырга урын юк, хезмәт хакын мин генә алам, Халисә стипендия ала. Байлык юк, бер әйбер дә юк. Әле хәтерлим, өченче курстан соң эстрадада җырларга хыялланып йөрдем. Паваротти, Карузоларны тыңлап йөргәч, классикага тарта башлады бит! Опера һәм балет театрына ничек тә булса эләгәсе иде дип йөрдем.

«Миңа кадәр эстрадада баянда үзе уйнап, үзе җырлый торган кеше юк иде»

— Тавышыгыз опера җырчысыныкы кебек булмаса да, театрга эләгә алгансыз.

— Бик очраклы булды ул. Театрның баш директоры Мәсгут Имашев тулай торакка төнге 12дә килеп керде берзаман. «Айдар, театрыбыз труппасы гастрольләр белән Ташкентка китте. Марс Макаров авырып киткән, зинһар, иртән очкычка утыр да Ташкентка оч. Баянчыбыз юк», — диде. Зөләйха апа Хисмәтуллинада укый идем, ул: «Үзең җырласаң гына барасың. Җырламасаң йөрмә», — ди.

Барсам, анда Сара Садыйкова, Фәхри Насретдинов, Рәисә Биләлова, Хәдичә Гыйниятова… Кемнәр генә юк! Мәхмүт Хөсәен — алып баручы. Аның янына килдем дә: «Җырларга куштылар», — дим. «Нинди җырлау? Җырчылар — муеннан! Уйныйсың да бетте-китте», — ди. Бишкуллап ризалаштым. Казанга кайткач, эчкә җылы керде инде, опера театрына юл ачылды, Мәсгут ага директор бит!..

Апрель җитте — Мәсгут абыйны директор эшеннән алдылар. Бетте, хыяллар челпәрәмә килде. Опера классыннан театрның икенче режиссеры Дмитров белән баш дирижер Куценко бер көнне: «Айдар, иртәгә театрга кил әле. Сөйләшергә кирәк», — дип чакырдылар. Шунысын әйтим, берсе — яһүд, икенчесе — хохол. Татарлар тәкъдим ясамый, башка милләт кешеләре күреп алды.

Килүем генә булды, опера театрының «мәңгелек» директоры Рәүфәл Сабировичка алып керделәр. Ул яңа гына килгән директор. Рәүфәл Сабировичка: «Менә, милли кадр. Аны театрга эшкә алырга кирәк, ул файда китерер», — диләр. Яңа директор осталыкларымны сорады. «Баянда уйныйм. Бу кышын Хәйдәр Бигичев белән Останкино студиясенә бардык. Мин аңа аккомпанемент уйнадым, «Сәрбиназ”ны башкардык. Хәйдәрдән сорый аласыз», — дим. Иртәгә килергә кушты.

Икенче көнне дә килдем. Бу Хәйдәрдән минем турында сораган дип чамаладым, чөнки ул вакытта баянга уйнап җырлаучылар дефицит иде. Хәзер генә ул баянчылар тулган. «140 сум ставкага эшкә алам, кил», — диде.

«Фатирың бармы?» — ди. Юк, дим. «Уңышлы өйләнмәгәнсең икән», — дип көлеп куйды. Алай да, бүлмә бирде. Иң мөһиме — Халисә белән Казанда үз оябыз булды! Шунда ук гастрольгә чыгып киттек, үзем баянда уйныйм, үзем җырлыйм. Ул вакытта эстрадада үзе уйнап җырлый торган кеше юк иде. Миннән соң Фирзәр Мортазин килеп чыкты һәм китте-китте…

1986 елда радиода «Су буеннан әнкәй кайтып килә» һәм «Мин сине шундый сагындым» җырларын яздырдым. Тик бу җырлар 1990нчы елларда гына танылды, чөнки радио — бер. Дөньяга таралганчы күпме вакыт үтә, кассеталар да юк. Ә Фирзәр Мортазинга кассета чоры эләкте. Таратырга дип, КамАЗ хәтле кассеталар төяп җибәрәләр иде. Шуңа да ул бик тиз популяр булды.

«Элек Европа күләмендә татар җырчылары юк иде, бүген бар»

— Татар сәнгате кайсы якка үсеш кичерде дип саныйсыз?

— Мин театрга рәхмәтле. Театр консерваториядән соң да зур мәктәп булды. Зур җырчылар килә иде. Европа буйлап гастрольләрдә йөрдек: Амстердам, Италиядә чыгыш ясадык. «Зур җырчыларны күргәч, тагын да югарылыкка омтылырга мөмкин дип аңлый башлыйсың. Татардан классик җырчыларның чыгуына шатланам.

Безнең чор вакытында татар эстрадасында профессионаллар иде. Хәйдәр Бигичев, Зилә Сөнгатуллина, Винера Ганиева, Мөнир Якупов, Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова һ.б. татар эстрадасының йөзе булды. Ә хәзер профессиональ җырчылар үз-үзләренә юл салып, чит ил сәхнәләренә чыкты, сәхнәгә үзешчән сәнгать менде. Мин моның да уңай якларын күрәм.

Үзешчән сәнгать тә камилләште дип саныйм. Профессионаллар һәрвакыт үзләренә юл таба. Рузил Гатин «Йолдызлык» фестиваленең алып баручысы иде. Мәһабәт гәүдәле, матур сөйли. Рузилгә: «Энем, син үзең дә әйбәт җырлыйсың бит. Нишләп җырлап йөрмисең?» — дим. Берзаман Рузил дә җырлый башлады. Хәзер ул Италиянең «Ла скала» театрында. Кеше һәрвакыт омтылышта булырга тиеш, дим. Элек Европа күләмендә татар җырчылары юк иде, бүген бар.

Аннан соң, казах, грузин, яһүд җырларын таный алам. Татарларда да «бу — татар җыры» дип аерып алып әйтерлек булсын иде. Шул вакытта гына без бу өлкәдә татарлыкны югалтмабыз. Әгәр без «Үзгәреш җиле» белән барабыз икән, чәчелеп бетәбез. Нишләп соң без негрның кулына тальян тотып чыгармыйбыз? Бу башка сыймый торган әйбер.

Ә татар җырларын джаз (джаз — Африка ритмнары нигезендә барлыкка килгән музыкаль ритмнар төре) белән җырларга тырышабыз. Аңлыйм. Әмма Ключарев, Лундстремнар заманындагы джаз бар, ул джазны тыңлыйлар, чөнки аның асылында татар аһәңе ята. Джаз эшкәртмәсе булганда да татар аһәңен сакларга була.

Сәйдәшев, Җиһанов әсәрләренең гармониясен бозып, джазга уйныйлар. Әйдәгез, Чайковскийның «Лебединое озеро» балетын да джазга утыртып уйнап карыйк? Заманында экспериментлар булды, алар кереп китә алмады, ничек бар, шулай калды. Классика — классика ул, ул үрнәк дигәнне аңлата.

Ансамбльгә килгәндә, баштан канәгать булмыйча: «Айдар фольклор белән шөгыльләнә икән», — дип йөрделәр. Мин фольклор нигезендә эшлим, фольклор әсәрен камилләштереп сәхнәгә чыгарабыз. Әмма бер кеше дә «бу — татарныкы түгел» дип әйтә алмый. Ул балаларга үзем дә сокланып карап утырам.

«Кешенең күңел халәтен рәсмиләштереп булмый»

— Татарстан дәүләт фольклор музыкасы ансамбленә карасаң, аның бер кимчелеге дә юк кебек. Хәрәкәтләр, җырлау, уйнау идеаль кебек күренә. Сезгә идеаль яшьләр килә торгандыр.

— Миңа җырлау мәктәбен тиешенчә үтеп бетмәгән яшьләр килә. Ул бала, мескен, нота да танымый. Бу башка сыймый торган күренеш. Институтта нота белми торган укытучыларыбыз да бар, исемнәрен әйтмим, әмма алар укытып йөри. Үзе дә нота белмәгән укытучы ничек итеп Җиһановның шул нотасын тиешенчә җырларга өйрәтә ала соң?

Миңа килгән балалар ансамбльдә эшләү дәверендә шул югарылыкны җыя.

Бүгенге көндә фольклор юнәлешендә укыта торган кафедралар булсын иде. Аңа сәхнә хәрәкәте, вокаль белем бирү, уен коралында уйный белү дә керсен, ягъни кеше универсал булып чыксын. Бездә шул ук кеше бии дә, җырлый да, уен коралында да уйный.

Еш кына репертуарыбыздагы җырларның минусовкасын сорап шалтыраталар. 30-40 җырга минусовка эшләп, фольклор ансамбльләренә таратырга уйлыйм әле. Рәхәтләнеп җырласыннар. Аларның һәрберсе дә профессионал түгел бит.

— Бу мәсьәлә бик четерекле бит әле. Бүгенге эстрадада авторлык хокуклары өчен сугыш бара.

— Ансамбльләр җырласын өчен эшлим дә бит инде. Мин авторлык хокуклары өчен көрәшмим, кирәге юк аның.

— Фольклор — артта калган инде ул, замана белән алга барырга кирәк, дип әйтүчеләре дә табыла…

— Бөтен әйбер үзгәрә бара, бу процессны туктатып калып булмый. Әмма мин фольклор белән шөгыльләнәм. Моны базар белән чагыштырып була: бер сатучы «Майский”да үскән помидор, икенче әби дачасында үзе үстергән помидорын сата. Мин әбинекен алам. Теге помидорның ничек үскәнен, ни рәвешле үстергәннәрен кайдан беләсең? Минем өчен табигый музыка — җан азыгы.

Фольклор өлкәсендә дә үзгәрешләр сизелә. Соңгы арада кыл-кубыз дигән борынгы уен коралын күтәреп чыктылар. Мин борынгы дәвергә үк кереп китмим. Ул вакытта бездә кыл-кубызлар кулланылганмы-юкмы — бу бәхәсле сорау.

— Фольклор дигәннән, Башкортстанның фольклор үзәге 100 башкорт җырына патент алды. Ә Татарстанда җырларны юридик яктан теркәү бармы?

— Кешенең күңел халәтен рәсмиләштереп буламыни? Дөнья күләменә танылган классика– Петр Чайковскийның әсәрләре бары тик русныкы гына дип, рәсмиләштерә алабызмы? Аны татарлар, башкортлар уйнарга, җырларга тиеш түгелмени? Шуның өчен мин бу әйберне аңламыйм. Күңел халәте — җыр, шигърият, ул бөтен халыкларның мирасы.

Бер мисал китерәм, «Эх, сез, матур кызлар» удмурт җыры «Татар җыры» фестивалендә лауреат булды. «Катюша» урысныкы дип, без аны җырламаска тиешмени?

Рәсмиләштерсеннәр, үзләренекен рәсмиләштереп бетерсеннәр. Үзләре генә йомылып ятсын, бер генә япон, урыс, татар, итальян да аларның җырларын җырламасын. Башкортлар гына җырлап ятсын. Шушы буламы югарылык, камиллеккә ирешү? Башка милләтләр башкорт җырын дөнья күләмендә танытып йөрсә, мин шат кына булыр идем.

Миндә дә башкорт курае бар, мин бит аны татар курае димим, гәрчә татарда да көпшә курай бар. Башкорт курае дигән атамасын алган икән, сәхнәдә дә шулай дип әйтәм. Ансамбльдә башкорт кызлары-егетләре эшли. Мин гомерем буе башкорт халкы җырлары, моңнарына күңелем биреп эшләдем, беренче әсәрләрне башкорт кураенда яңгыраттым. Бер ел буена тавыш чыгарырга өйрәндем. Шуннан соң мин аны эстрадада кулландым.

Ә тальян гармун кайдан килгән соң? Аны Италиядән керткәч, «итальянка» дип йөрткәннәр, татарга ул тальян гармун булуы белән якын.

Шуңа күрә бу — кемнәрнеңдер ямьсез уйдырмалары.

«Миннән киткән артистларның юлларына киртә куймыйм»

— Үзегезне фольклор белгече дип әйтә аласызмы?

— Юк. Фольклор белгечләре — Мәхмүт Нигъмәтҗанов, Александр Ключарев, Илгиз Кадыйров, Марсель Бакиров, Фәнзилә Җәүһәрова. Мин фольклор нигезендә эшләүче кеше генә. Бөтен иҗатым фольклорга нигезләнгән.

— Ни өчен дәүләт ансамблен гел Сезнең исем белән атыйлар? «Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге…» дигән сүзне еш ишетәм. «Айрат Хәмитов җитәкчелегендәге» дип ялгыш кына да ишетелгәне булмады.

— Бөтен җирдә алай йөртелмәсә дә, еш кына шулай әйтәләр шул. Аны хәтта Айдар Фәйзрахманов ансамбле генә дип тә әйтәләр. Бу ансамбль минем исем белән күренә, әмма ул дәүләт ансамбле. Аны дәүләт финанслый. Кемдер аны минем исем белән бәйли икән, мин аңа рәхмәтле. Димәк, минем эшем күренә.

— Ансамбльдән чыккан солистлар аерым җырлый башлагач кына исемнәре халыкка танылды. Ә ансамбль кысаларында аерым-аерым артистларны таныту мөмкин түгелме?

— Аерым җырлый торган кешеләр бар бездә. Мәсәлән, Рөстәм Гыйльфанов, Гөлшат Шәрапова. Аларның матур язмалары да бар. Икесе дә Татарстанның атказанган артисты. Халык аларны барыбер ансамбльнең солистлары буларак кабул итә. Илнат Фәрхуллин, Раяз-Рәсим Фасыйховларның исемнәре танылды. Мин аларга китәр алдыннан: «Бездә матур гына эшләдегез. Алга таба да иҗатыгыз матур барсын», — дидем. Берсенә дә киртә төшермим, исемнәре, иҗатларына хилафлык китерәсем килми. Канаты ныгып, оясыннан чыгып киткәннәр икән, кыйблалары ерак һәм югары булсын.

«Җырга караганда, сүз сәнгате үтемлерәк кабул ителә»

— Айдар абый, 1990нчы еллардагы популярлыгыгыз бетте кебек.

— Җырчы буларак популярлыгым юкка чыкты. Ансамбль белән Фирдүс Тямаев, Элвин Грей тамашачысы өчен чыгып җырласак, безне кабул итәләр, аңлыйлар. Димәк, безне тәкъдим итү генә җитми. Бүген — Грей, Тямаевлар заманы. Әмма биш елдан соң Элвин Грейларны тыңлыйсы килерме? Ә классика, халык әйберләре һәрчак тыңланылачак.

Соңгы елларда шигърият белән шөгыльләнә башладым. Концертларны шигърият белән бергә алып барам. Телевидиниедә сәгать ярымлык шигырьләрне яттан укып яздырдым, мин аларны концертта да яттан сөйлим. Хәтеремә шаккаталар.

Миңа, мәсәлән, сәхнәгә чыгып, хатын-кызлар турында, билдән түбән юмор сөйләп тору оят булыр иде. Ә безнең сәхнәдә шуны сөйлиләр. Филармониядә концертлар була, кайчак тамашачыдан оялып чыгып китәм.

Безнең концертларда Рөстәм Мингалим, Равил Фәйзуллин, Разил Вәлиев, Роберт Әхмәтҗанов шигырьләре яңгырый. Аларның сүзләренә көй дә яздым, шигырьләрнең гомерен озынайттым.

Халык моны бик яратып кабул итә. Җырга караганда, сүз сәнгате үтемлерәк кабул ителә. Шигырь сөйләгәндә шык иткән тавыш та юк. Беренче гастрольгә Айрат Арсланов белән чыккан идем, ул кулыннан китабын төшермәде. Хәтта йокыга яткач та кулында булды. Хәзер тамаша залын тутырып, шигъри кичә оештырган артистны белмим. Камал театрында шундый актерлар юкмыни?..

— Яшьләр татарлыктан аерыла, диләр.

— Алар беркая да китми, менә миндә дә матур гына эшләп йөриләр. Ансамбльдә эшләгән яшьләр бар яктан уңай, тәртипләре дә әйбәт. Син үзең мисал булырга тиеш. Мин үзем нинди — ансамблем дә шундый. Балаларның фикер йөртүләре дә шулай, сәхнәгә чыккач барысы да күренә, сәхнә көзге шикелле.

Тел мәсьәләсе килеп басты, бик хафаланабыз. Нәрсәдер үзгәртергә тырышабыз. Мин бу әйберләргә аек акыл белән карарга тырышам. 55 илдә булдым. 4 сыйныфтан соң рус мәктәбендә укыдым. Шуңа карап, татар дөньяма, милләтемә карашым үзгәрмәде, камилләште генә. Аңа карап, син минем бер генә ягымда да татарлыкка булган хилафлыкны күрмисеңдер. Киресенчә, бөтен күңелем, сөйләшүем, сәнгати дөньям белән мин татар. Мин аны беркем алдында да оялып әйтмим. Минем дә кимчелекле яклар бар. Аларны күрсәтмәскә һәм юк итәргә тырышам.

Чит милләт музыкасын да инкяр итеп булмый, яңалыкны кабул итик. Әмма без татар аһәңен, аның нигезен югалтырга тиеш түгел.

Без — бөтен дөньяда аерылып тора торган күркәм милләт. Кая гына барсам да, «ай, минем Татарстаным» дип сагынып, шатланып кайтам. Туган илебезне, җиребезне ташлап, аны башка кыйблага алыштырган кешеләрне аңламыйм. Ә син туган илең чәчәк атсын өчен берәр нәрсә эшләдеңме соң? Камил булсын өчен нинди хезмәт керттең?

«Халисә кулымда җан бирде»

— Айдар абый, берүзегезне күреп ияләнеп булмый әле. Өстәлегез каршында аның портреты тора. Димәк, көн саен аның фотосын күреп, искә аласыздыр. Халисә апаның үлемен ничек кичердегез? Аның авыру халәтен күреп, үләсен сиздегезме?

— Халисә бүген-иртәгә китеп барыр дигән уйны күңелгә кертмәдем. Ул кулымда җан бирде. «Айдар, тот», — дип әйтүе булды, шунда ук китеп барды. Аны югалтырмын дигән хис белән яшәмәдем. Соңгы минутка кадәр без гел бергә булдык, авыруны җиңәргә тырыштык. Өч ел буена төрле киртәләрне уздык. Язмыштан узмыш юк. Андый авырлык беркемгә дә килмәсен. Аллаһы Тәгаләнең сынавыдыр инде бу.

Халисә күңелен бер дә төшермәде, балалар, оныклар белән яшәде. Үләренә бер атна кала: «Карчыгым, мин синнән соң үләм бит, яши алмыйм», — дидем. «Менә сиңа!» — дип йодрыгын күрсәтте. «Балалар бар бит», — диде. Мин аның сүзләрен васыять итеп кабул иттем.

…Мәхәббәт кешедә берничә тапкыр буладыр. Әмма син гаилә корып, балалар тудырып, аларны үстереп, аларга чын күңелеңне биргәнсең икән, менә бу — чын мәхәббәт, бу синең мәңгелек мәхәббәтең.

Карчыгым иртәрәк китте шул, беребез дә мәңгелек түгел, мине дә шул көтә. Ә хәзер тормыш дәвам итә. Бүгенге көндә мин шушы принцип белән яшим: мөмкин кадәр яхшылык кылырга, халкыма хезмәт итәргә, яшьләргә уңай юнәлеш биреп калдырырга кирәк. Шатлык кылып яшәргә телим. Аллаһы Тәгалә сиңа биргән гомереңне матур итеп яшәргә кирәк.



Галерея: Айдар Фәйзрахманов белән әңгәмәдән фоторепортаж

Айдар Фәтхрахман улы Фәйзрахманов 1955 елның 30 гыйнварында Арча районы, Урта Бирәзә авылында туган. Җырчы (лирик тенор), музыкант, дирижер. Россиянең атказанган (2009), Татарстанның халык (1997) артисты, Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты (2019). Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе (2011 елдан) һәм Татарстан дәүләт фольклор музыкасы ансамбленың (2002 елдан) сәнгать җитәкчесе. 150дән артык җыр иҗат иткән.

Казан дәүләт педагогия институтының музыка факультетын (1976), Казан дәүләт консерваториясенең вокал факультетын (Зөләйха Хисмәтуллина курсы, 1981) тәмамлаган. 1981 елдан Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры солисты булып эшли башлый. 2015 елдан Казан дәүләт педагогия университетының музыка факультеты вокаль әзерлек кафедрасы профессоры булып эшли.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100