Аяз Шабутдинов мошенниклык турындагы эш буенча зыян күргән 64 кешегә акчаларын кайтарган
Блогер һәм бизнес-тренер Аяз Шабутдинов мошенниклык турындагы җинаять эш буенча 64 зыян күрүчегә зыянны каплаган, дип яза ТАСС.
Тикшерү мәгълүматлары буенча, 2018 елның маеннан 2023 елның октябренә кадәр Шабутдинов һәм аның ярдәмчеләре гамәлләреннән 113 кеше зыян күргән – алар курслар өчен 60 мең сумнан 12 млн сумга кадәр түләгән.
Блогерга мошенниклыкның 113 эпизоды буенча гаепләү белдерелгән. Зыян 57 млн сумнан артып китә. Хәзерге вакытта Шабутдинов сак астында. Апрель башында ул гаебен таныды. «Минем кешеләрдә эшмәкәрлек күнекмәләрен булдырырга теләү миссиясе чын күңелемнән башкарылган эш иде, ләкин мин кулланган ысулларны яңадан карап чыгасы бар», – дип язган блогер үзенең Telegram-каналында.