news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Җәяүле һәлак булганнан соң, машина йөртүчегә ярты миллион сум түләттерәләр

news_top

Юл-транспорт һәлакәтендә үлгән ир-атның гаиләсенә машина йөртүче ир-ат компенсация түләячәк. Бу турыда «Татар-информ» яза.

Татарстан прокуратурасы хәбәр иткәнчә, 2019 елның 29 декабрендә ТЭЦ урамында Chevrolet Cruze йөртүчесе җәяүле ир-атны бәрдерә, ир-ат имгәнә һәм вафат була. Аның гаиләсендә инвалид бала һәм пенсионер хатын-кыз караучысыз кала.

Соңрак үткәрелгән экспертиза күрсәткәнчә, машина йөртүченең юл-транспорт һәлакәтен булдырмый калу мөмкинлеге булмаган, шуңа күрә җинаять эше ачылмаган.

Шулай да автомобиль — югары хәвеф чыганагы булып санала, һәм аның хуҗасы гражданлык-хокук җаваплылыгы тота. Шул нигездә һәлак булган кешенең гаиләсенә 550 мең сум күләмендә мораль зыян өчен компенсация билгеләнгән, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар