«КамАЗ» пенсионерны таптатып үтергән: бабайның улы йөртүчене гаепләмәүләрен сорый
Казанның Киров суды олы яшьтәге ир-атны бәрдергән һәм һәлакәт урыныннан киткән йөк машинасы йөртүчесе эшенә нокта куйды. Юл-транспорт һәлакәтенең нечкәлекләре, ни өчен һәлакәт урыныннан китүе, шулай ук һәлак булучының якыннарының булган хәл турында нәрсә уйлаулары турында суд залыннан «Татар-информ» репортажында.

«Җәяүле, йөк машинасы астына эләгеп, авыр җәрәхәтләр алган»
Казанның Киров суды узган елның сентябрендә Адмиралтейская слобода һәм Клара Цеткин урамнары чатында үлем белән тәмамланган юл-транспорт һәлакәте оештырган «КамАЗ» йөртүчесенә хөкем карары чыгарды. Рамил Әгъзамов җәяүлене бәрдерә һәм юл-транспорт һәлакәте урыныннан китә, алган җәрәхәтләрдән зыян күрүче пенсионер урында ук үлә. Суд ир-атны гаепле дип таныды.
Рамил Әгъзамовка 37 яшь, ул Казанда яши, машина йөртүче булып эшли.
Суд эшне бер утырышта карады – гаепләү белдерүдән алып якларның фикер алышуларына һәм хөкем карарына кадәр. Казанның Киров районы прокуроры ярдәмчесе Михаил Ефимов тикшерү версиясен әйтте. Аңардан чыгып, Рамил Әгъзамов автомобиль йөрткәндә, җәяүлене күрү мөмкинлеге була, ләкин аңа игътибар итми.
«Ул юл йөрү кагыйдәләрен бозып хәрәкәтен дәвам итә һәм пенсионер Александр Курскийны бәрдерә. Шуннан соң ул туктамый, җәяүлегә ярдәм итми, «ашыгыч ярдәм» чакырмый, ә юл-транспорт һәлакәте урыныннан кача», – дип хәбәр итте Михаил Ефимов.
Дәүләт гаепләүчесе 5 минут дәвамында бу юл-транспорт һәлакәтендә 62 яшьлек Александр Курский алган җәрәхәтләр исемлеген укыды. «КамАЗ» астына эләккән ир-ат авыр җәрәхәтләр алган, муены, кабыргасы сынган, эчәклеге һәм башка органнары өзелгән.
Дәүләт гаепләве фикеренчә, машина йөртүче юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәсә һәм игътибарлырак булса, юл-транспорт һәлакәтен булдырмый калырга мөмкин булыр иде. Прокурор ир-ат өчен гомуми режимлы колониядә 7 ел, шулай ук аңа 2 ел да 5 ай дәвамында транспорт белән идарә итүне тыюны сораган.

Фото: © «Татар-информ»
«Мин аңа бәрелүемне хәтта күрмәдем дә»
Рамил Әгъзамов үзен гаепле дип санамый – ул фаҗига булуын таныса да, гаепләү белән килешмәвен белдерде.
«Мин төзелеш материалы төягән идем – аны илтергә һәм бушатырга тиеш идем. Мин юл чатына якынлаша башлагач, тизлекне киметтем. Яшел ут кабыныр алдыннан мин көзгегә карадым, газ педаленә бастым һәм туп-туры киттем», – дип сөйләде гаепләнүче.
Аның сүзләренчә, ул, алда баручы машинага бәрелмәс өчен, тизлекне киметкән.
«Материалны бушатканда, миңа ГАИдан шалтыраттылар – минем кешегә бәрүемне әйттеләр, шуннан соң мин алар янына киттем. Мин кеше бәрдергәнемне сизмәдем, мин аны күрмәдем. Ул тиешсез урында юлны чыга иде. Мин анда кеше булыр дип уйлый да алмадым. Мондый хәл булуына үкенәм һәм кайгы уртаклашам», – дип өстәде машина йөртүче.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, ир-ат судка ул көнне бер үк маршрут буенча 2 тапкыр узуын сөйләде. Кире кайтканда, ул ГАИ хезмәткәрләре басып торганын күргән, стандарт юл-транспорт һәлакәте булган, дип уйлаган, моңа әһәмият биреп тормаган.
«Машина йөртүчене гаепле дип санамыйм»
Судта шулай ук һәлак булган ир-атның улы Юрий Курскийны да тыңладылар.
«Һәлак булучы минем әти иде. Булган хәл турында мин интернеттан белдем. Видеодан күренгәнчә, машина йөртүче аны күрмәгәне аңлашыла. Мин үзем дә машина йөртүче, мин аны аңлыйм. Минем әти «КамАЗ» күрми торган җирдә булган. Машина да кузгалган, минем әти дә шул ук мизгелдә кузгалган. Белмим, интернетта язганча, минем әтием исерек булганмы, белмим», – дип сөйләде Юрий.
Юрий Курский сүзләренчә, Рамил Әгъзамов аның белән элемтәгә кергән, барысы да ничек булганлыгын аңлаткан һәм гафу үтенгән.
«Ул күмү чыгымнарын үз өстенә алды. Ул миңа 62 мең сумнан артык акча кайтарды. Мин якларның татуланышуына бәйле рәвештә эшне туктатырга теләвем турында гариза яздым. Бу – җәяүлеләр кичүе түгел иде, ул бу урыннан 70 метр ераклыкта иде. Мин Әгъзамовны гаепле дип санамыйм, әти күренми торган зонага эләккән. Әгәр экспертизалар киресен исбатласа, бу – суд карарына кала», – дип өстәде зыян күрүче Юрий Курский.
Гаепләнүченең, аның адвокатының һәм зыян күрүченең эшне туктату үтенеченә карамастан, суд машина йөртүчегә 2,5 ел шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләргә, шулай ук аны 2 елга машина йөртү хокукларыннан мәхрүм итәргә карар чыгарды.
«Татар-информ»нан Дмитрий Шатров язмасы тәрҗемә ителде