Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Аятел-Көрси»не укуның 9 фазыйләте

news_top_970_100
«Аятел-Көрси»не укуның 9 фазыйләте
Фото: © "Татар-информ", Владимир Васильев

Тимергали хәзрәт Юлдашев телеграм-каналында «Аятел-Көрси»не укуның 9 фазыйләте турында яза.

  1. «Аятел-Көрси» – Коръәни Кәримнең олуг аяте. Ул үз эченә исме әгъзамны, ягъни Раббыбызның олуг исемен алган.
  2. «Аятел-Көрси»не укучы иртәдән кичкә һәм кичтән иртәнге якка кадәр шайтаннарның зарарыннан имин булыр.
  3. «Аятел-Көрси» Коръәни Кәримнең 1/4 өлешенә тиң.
  4. «Аятел-Көрси»не һәр фарыз намаздан соң укучы киләсе фарыз намазга кадәр сакланган хәлдә булыр.
  5. «Аятел-Көрси»не даими рәвештә һәр фарыз намаздан соң укучы кешене җәннәттән бары тик үлем генә аерып тора.
  6. «Аятел-Көрси»не йортка кергәндә укысаң, шайтан аннан качар.
  7. «Аятел-Көрси»не укучы да, аның балалары да, йорты да, байлыгы да, милке дә, хәтта күршеләренең йортлары да имин хәлдә булыр.
  8. «Аятел-Көрси»не «Әл-Бәкара» сүрәсенең соңгы аяте белән укыган очракта догалар җавапсыз калмас.
  9. Берәү йоклар алдыннан ихластан «Аятел-Көрси»не укыса, ул кеше иртәнге көнгә кадәр имин халәттә булыр. Аның иминлеге өчен 2 фәрештә билгеләп куелыр.

Һәрбарчагызга да бәрәкәтле, игелекле, имин көннәр, атналар теләп калам, кардәшләрем! дип яза хәзрәт.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100