news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Аяныч хата»: Канада депутаты утырышта шәрә килеш катнашкан — видео

Ир-атны камера һәм компьютер микрофоны янында сак булырга чакыралар.

news_top
«Аяныч хата»: Канада депутаты утырышта шәрә килеш катнашкан — видео
https://pixabay.com/

Канаданың Квебек провинциясендәге Понтьяк муниципалитеты депутаты Уильям Амос иҗтимагый палатаның онлайн утырышында шәрә килеш катнашкан. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте.

Видео кадрларында Амосның Канада һәм Квебек флаглары арасында булуы күренә, ул мобиль телефон белән генә капланган.

Соңрак депутат электрон хат язып, хезмәттәшләре алдында үзенең «аяныч хатасы» өчен гафу үтенгән.

«Иҗтимагый палатадагы хезмәттәшләремнән чын күңелдән гафу үтенәм. Мин урамда йөгереп кайткач, рәсми костюм кияргә җыенганда очраклы рәвештә генә видеотрансляция башланды. Бу хәл башка кабатланмаячак», — дигән ул.

Хезмәттәшләре парламентарийны камера һәм компьютер микрофоны янында сак булырга чакыра, диелә хәбәрдә.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар