news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Аяктан егып, тешли башладылар». Күрше хатын ашата торган этләр бер бабайны талаган

86 яшьлек ир-ат хәзер реанимациядә ята.

news_top
«Аяктан егып, тешли башладылар». Күрше хатын ашата торган этләр бер бабайны талаган
https://pixabay.com

Красноярск өлкәсенең Энергетик шәһәрендә торак йорт подъездында бер ир-атны этләр талап үтерә язган. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

86 яшьлек бабай фатирына кереп барганда, аның каршына сукбай этләр чирүе килеп чыга. 

Этләр бабайны аяктан ега һәм тешли башлый. Ир-атны коткаралар, тик ул бик каты имгәнә. Бабайның кызы ашыгыч ярдәм чакыра. 

Полиция белешмәсе буенча, ир-ат хәзер реанимациядә ята. Аның гомере өчен табиблар көрәшә.

Имгәнгән бабайның туганнары сүзләренчә, сукбай этләрне күрше хатыны ашатып, ияләштергән. Хәзер полиция шуны тикшерә.

«Туганнары сүзләренчә, бу сукбай этләрне күрше хатыны ашата. Яраланган ир-ат хастаханәдә реанимациядә ята. Тикшерү бара», дип аңлатканнар Красноярск өлкәсе буенча Эчке эшләр министрлыгында.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар