«Аякта өзелгән тромб үпкә кан тамырлары юлларын капларга мөмкин»: хирург-флеболог
Тромбоз шулкадәр мәкерле ки, ул үзе турында озак вакыт белдермәскә һәм соңыннан аяныч нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Аның табигате нинди, ни өчен ул кешенең сәламәтлегенә зур зыян сала һәм аны ничек ачыкларга? «Интертат» сорауларына хирург-флеболог Сейфедин Хизриев җавап бирә.
Нәрсә ул тромбоз?
Тромбоз – кан тамырындагы кан агымының бозылуы. Ә тромб – кан тамырында оешкан кан. Ул хәрәкәт иткәндә, кан юлларын томаларга сәләтле. Аның билгеләре аның барлыкка килү урыны белән бәйле. Ул артерияләрдә дә, венада да була ала. Патология үлемгә китерергә мөмкин, шуңа күрә аны дөрес диагностикалау һәм дәвалау мөһим.
- Артерия – йөрәктән органнарга кан куа торган, вена – йөрәккә кан җибәрә торган кан тамыры.
Артерия тромбозы вакытында – аяк салкын, вена тромбозында – кайнар була.
Аяктагы артерия тромбозы булганда, кан йөреше бозыла, авыртулар пәйда була, аяк өши. Әгәр ярдәм күрсәтмәсәң, гангрена башлану куркынычы да яный.
Аякта тромб булу бик куркыныч. Анда көчле кан басымы барлыкка килә. Гадәттә, нәкъ шунда тромблар өзелә дә инде. Иң беренче симптом – аякның шешүе. Аякта өзелгән тромб үпкәдәге кан тамырлары юлларын капларга мөмкин.
Икенче мисал. Әгәр тромб баш артериясендә булса – инсульт, коронар артериядә булса – инфаркт куркынычы яный.
Өченче мисал. Тромб өзелгәч, үпкә эмболиясе башланырга мөмкин.
Үпкә эмболиясе – тромбның үпкә кан тамырларының берсен томалавы. Кандагы кислород дәрәҗәсенең кимүе белән беррәттән, бөтен организмда кан агымы бозыла, һәм йөрәккә авырлык килә.
Аның симптомнары:
- сулыш алу кыенлашу;
- үпкәдә булган авыртуларның тирән сулыш алганда көчәюе;
- йөрәк тибеше ешаю;
- аңны югалту;
- ютәлләгәндә кан килү.
Тромбозны дәваламасак, ул эчәк гангренасын да китереп чыгарырга мөмкин. Мәсәлән, корсак турында кинәт кенә башланган авыртулар, бушану ал төстәге кан белән булса, гангрена күрсәткече булырга мөмкин. Әмма әлеге симптомнар геморрой белән дә бик охшаш. Әлеге интервьюдан соң пациентлар: «Миндә тромб!» – дип килеп җитәргә дә мөмкин.
Кемнәргә тромбоз булу куркынычы яный?
Алар күп. Мәсәлән:
Озак вакыт хәрәкәтсез утыручылар. Кеше, мәсәлән, машинада хәрәкәтсез утырса, кан йөреше тизлеге кими. Шуңа күрә тромблар барлыкка килә.
Күптән түгел генә кичерелгән операция. Аякка операция булса, йөрәк һәм кан тамырлары веноз стеналары еш бозыла. Нәтиҗәдә, аларга тромблар җыела. Бу – кан тамырлары дәваланганнан соң һәрвакытта да юкка чыкмый, алар тамырларда кала һәм кан әйләнешенә комачаулый.
Гәүдә авырлыгының артуы. Зур гәүдәдә кан күп була һәм ул кан тамырлары стенасына зуррак басым ясый. Җәрәхәтләнгән урыннарда тромблар үсеп чыга.
Йөклелек һәм бала тапканнан соңгы вакыт. Булачак аналарда кан тамырлары зур йөкләнешкә дучар ителә – аларга зурайган аналык, шулай ук организмда артып киткән кан күләме тәэсир итә. Тамырлар киңәя, кан хәрәкәте акрыная. Тромбоз өчен уңай мохит.
Йөрәк өянәге яки йөрәк җитешсезлеге. Бу проблемалар аркасында йөрәк тулы көчендә эшләми. Нәтиҗәдә, кан әйләнеше начарлана.
Эстроген терапиясе яки балага уздырмый торган препаратлар эчү. Гормоннар аркасында кан куера.
Яман шеш авыруы. Ракның кайбер формалары кан тамырлары куркынычын арттыра. Рак белән көрәшү үзе дә куркыныч.
Нәселдәнлек.
Яшь 60тан артса. Тромбоз бөтен кешедә дә була ала, әмма олы яшьтәгеләрдә ул ешрак очрый.
Кан тамырлары авыруы. Веноз стеналарының ялкынсынуы һәм варикоз киңәюе кан әйләнешенә тәэсир итә, шуңа күрә кан тамырлары еш авыру кан тамырларын тудыра.
ДВС-синдром (синдром диссеминированного внутрисосудистого свертывания). Бу авыру аркасында кан дөрес куермый, шуңа күрә тромбоз гына түгел, ә кан китү куркынычы да яный.
Диагностика ничек үткәрелә?
Пациент безгә приемга килгәч, обьектив карау нәтиҗәсендә ачыклап була. Аннан соң без пульсны тикшерәбез, аяк- кулның симметриясен карыйбыз. Әмма алтын стандарт булып барыбер УЗИ тора. Ул тромбның «холкын» әйтеп бирә ала.
Тромбозны диагностикалауның төп лаборатория-инструменталь ысуллары:
- D-димер тесты (кан анализы);
- УЗИ (УЗИ дуплекс сканеры);
- Флебография (рентген контраст веноз системасын өйрәнү).
Тромб өзелгән кешене коткарып калып буламы?
Әйе. 99 процент очракта без кешене коткарып калабыз.Тромбоз – ул кискен халәт. Аның вакытында пациент бернишли дә алмый. Аны авыртудан башка бернәрсә дә борчымый. Әгәр аның кан тамыры тромбозы икән, аңа ятарга һәм оператив дәвалану чарасын күрергә кирәк.
Бик сирәк очракта, пациентның тромбы үзеннән үзе бетә ала. Әгәр аяк шешә икән, тромб өзелергә һәм үпкәгә барган кан тамырын капларга мөмкин. Кеше аны хәтта сизми дә.
Тромбозны варикоздан ничек аерырга?
Варикозның билгеләре: кичкә таба ныграк шешкән аяк, аякта булган авырлык, балтыр турында булган авыртулар, тән тиресендә чыгып торган кан тамырлары. Варикозны дәваламасаң, тромбоз килеп чыга да инде.
Тромбозны булдырмас өчен профилактика
- Сәламәт яшәү рәвеше алып барыгыз.
- Тәмәке, спиртлы эчемлекләрдән баш тартыгыз.
- Су күп эчегез. Су – иң яхшы профилактика.
- Тромблардан котылырга булыша торган продуктлар юк. Үзләрен белгеч дип тапкан кешеләр әллә нәрсәләр рекламаларга мөмкин.
- Тән авырлыгын нормада тотыгыз.
- Тромбка китерергә мөмкин булган авыруларны дәвалагыз. Мәсәлән, варикозны.
- Тромбоз вакытында аякка массаж ясау катгый тыелган.
- Тромбоз куркынычы янаганда кайнар ванна, сауна, мунча кермәгез.
- Контрастлы душ кулланыгыз.
- Йөрәк авыруларын, эндокрин системасын тиз диагностикалау һәм дәвалау.