Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Аяксыз калган ир-ат фатирга балкон аша кереп йөри торган «лифт» ясаган - видео

Ул урам яктан өченче катка кадәр күтәрелә һәм фатирына керә.

news_top_970_100
Аяксыз калган ир-ат фатирга балкон аша кереп йөри торган «лифт» ясаган -  видео

Краснодар өлкәсенең Тимашевск шәһәрендә инвалид калган ир-ат балкон аша фатирга керә торган механизм ясаган. Аның фатиры өченче катта урнашкан. Пенсионер-инвалид баскычтан йөри алмый. Шуңа күрә ул урам ягыннан җайланма ясаган. Әлеге кадрларны РЕН ТВ каналы күрсәтте.

Ир-ат ялгыз яши. Әлеге конструкцияне ул берничә ай элек ясаган. Җайланма аны балконга кадәр алып менә, аннары пенсионер ишеген ача һәм фатирга керә. 

Александр исемле абый ялгыш егылган һәм аяксыз калган. Ул электрик булып эшләгән, яшь чагында радио белән кызыксынган. Аннары эретеп ябыштыручы, крановщик булып эшләгән, манаралы һәм күпер краннары буенча махсуслашкан. Хәзер исә ул сату-алулар буенча менеджер булып эшли.

Балкон аша фатирга керә торган лифтны ясарга аңа улы, иптәшләре ярдәм иткән. «Ботны сындыргач, хәрәкәтсез каласы килмәде инде. Гипста ятканда, башымда шушы җайланма ясау турында уй булды. Менә уйлап таптым», — ди Александр.

Пенсионер бу конструкцияне бер ай чамасы төзегән. «Хәзер мин мобиль. Бу тормыш инде. Култыкса белән булганда, баскычтан сикереп менү кыен иде. Мондый сынудан соң култыксада йөрү дә кыен, шуңа уйлап табарга туры килде», — ди ул.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100