Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Аяксыз атаказ» - Рәфис Атаказга ни булган?

news_top_970_100
«Аяксыз атаказ» - Рәфис Атаказга ни булган?
Солтан Исхаков

Бәла аяк астында йөри дип тикмәгә әйтмиләрдер. Юмор остасы, блогер Рәфис Атаказ тигез җирдә аягын сындырган.

«Бу тагын мин әле. Кем бу вакытта нишлидер, ә мин менә травмпунктта йөрим. Тигез җирдә басып торган җирдән аяк әллә сынган, әллә чатнаган шунда. Уң як белән басып булмый. Бөтен кеше белән чиратта утырам. Нәрсә диярләр, әллә гипс салалар, әллә бөтенләй кисеп аталар Үтеречиски авырта аяк. Минем белән мондый хәл Мәскәүдә вакытта ун ел элек булган иде инде», - дип сөйли ул.

Алдагы сторисларында блогер аягының чыннан да сынган булуын, гипс салып кайтаруларын сөйләгән. Атаказовны ике айга больничныйга җибәргәннәр. «Аяксыз атаказ», «мин ак сапожкидан» дип көләргә дә оныытмаган җор телле Рәфис үзеннән.

Рәфис Атаказның тизрәк тернәкләнеп, аягына басуын телибез.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100