Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Аякларында йөргән таяк кебек иде". 14 яшьлек кызның яман шеш авыруы белән көрәшү тарихы

Казанда яшәүче 14 яшьлек Катя Чакилева ярты ел эчендә кыз 18 наркоз һәм берничә мәртәбә кан салуны кичерә. Кечкенә кешенең куркыныч авыру - онкология белән ничек көрәшүе - “Татар-информ” репортажында. 

news_top_970_100
"Аякларында йөргән таяк кебек иде". 14 яшьлек кызның яман шеш авыруы белән көрәшү тарихы

2018 елның гыйнварында Катя Чакилева кисәк кенә үзен начар хис итә башлый. Әнисе сөйләвенчә, кызы үзен хәлсез тойган, авырлыгын югалта башлаган.

“Стресс шулай тәэсир итәдер дип уйладык. Без җәй көне Чаллыдан Казанга күченеп килгән идек. Катя икенче сменада укый башлады, аңа уңайсыз, бернигә дә өлгерми иде. Бар сәбәп шундадыр дидек. Ләкин язга таба ул бөтенләй агарып бетте. Тик торганнан кан басымы төшә башлады. Без май аеннан табибларга йөри башладык”, - дип исенә төшерә Катяның әнисе Елена Чакилева.

Кызга табиблар ЭКГ һәм УЗИ билгели. Күрсәткечләре нормада булып чыга. Аны барыбер кардиологка җибәрәләр. Елена сүзләренчә, ул кызын кардиологка алып барырга теләмәгән. Беренче анализлары йөрәктә тайпылышлар күрсәтмәгән. Терапевт 8 июньгә кан анализларын бирергә килергә куша.Чираттагы тапкыр хастаханәгә барыр алдыннан гаилә, Чаллыга барып, әбиләренең хәлен белеп кайтырга ниятли.

Подъездан чыккан вакытта Катя аңын югалта. Ул шунда ук аңына килә һәм тора. Егылган вакытта ияген яра.

“Ул бик хәлсез иде. Без подъездан чыгып киләбез, артыма борылып карадым, ә ул инде җирдән торып ята. Мин аны тотып алдым һәм ашыгыч ярдәм чакырдым. Табиблар бар да яхшы, ләкин бераз кан басымы күтәрелгән диделәр. Кан тамырларын тикшерергә киңәш иттеләр. Баш мие селкенмәгәнме дип тикшерергә хастаханәгә алып киттеләр. Мин анда шәфкать туташларына “Кызлар, канын тикшерегез әле. Безнең Казанга китәсе бар, ә мин аны алып кайтып җиткерә алмаячагымны аңлыйм”, - дип сөйли Елена Чакилева.

Алга таба барысы да яшен тизлегендә уза. Катяның гемоглобины түбән һәм эритроцитларның утыру тизлеге югары икәне ачкылана. Табиблар тиз арада кан салдырырга карар кыла. Бу мондый күрсәтмәләр вакытында - практика стандарт. Кызны реанимациягә салалар, кан салалар һәм педиатр күрсәтмәсе буенча пункциягә җибәрәләр. Пункция нәтиҗәләре яман шешкә шик күрсәтә. Шуннан соң Катяны әнисе белән ашыгыч ярдәммашинасында ДРКБның онкогематология бүлегенә алып китәләр.

"Кискен лимфобласт лейкоз" диагнозы куела. Бу сөяк миен һәм канны зарарлый торган яман шеш төре. Авыр дәвалану курсы билгеләнә - ким дигәндә ярты елдан артык хастаханәдә ятарга кирәк.

“Без биш кешелек палатага эләктек. Табиб барысын да аңлатты, авыру турында сөйләде, беренче көннән үк ярдәм итте. Без Мәскәүгә, хәтта Израильгә, Германия барырга кирәктер дип тә уйладык... Әмма Лия Рафаэлевна ышандырды һәм ярдәм итте... Хәер, барлык туганнарыбыз да монда, Татарстанда. ДРКБда дәваланырга ниятләдек. Дежур ятак гел буш тора иде һәм мин шунда йокладым. Минем һәрдаим шунда булу кирәк иде. Дарулар бирергә, капельницаны карап торырга, кызымның хәлен күзәтеп торырга, ярдәм итәргә”, - дип аңлата Елена Чакилева.

Гадәттә, лейкоз ми сөяге күчереп утыртып кына дәвалана. Моның өчен донор табу бик авыр. Ләкин күпмедер дәрәҗәдә кызга бәхет елмая дияргә була - Катяда авыруның мине күчереп утырту таләп ителми торган төре була. Ләкин лейкозны дәвалау - организм өчен җитди сынау.

“Лимфобластлы лейкозны дәвалау якынча ике елга сузыла. Аның җиде аен балалар стационарда уздыра. Анда интенсив химиотерапия курсы узалар, ә аннан соң өйгә чыгарабыз. Анда инде гемотолог күзәтүендә дарулар кабул итәләр, ягъни дәвалануны өйдә дәвам итәләр. Шуны аңларга кирәк - лейкозны кан салудан башка дәвалап булмый. Бу - мәҗбүри чара. Авыру вакытында анализлар начарлану тромбоцитларның һәм гемоглобинның түбән булуы белән бәйле. Бу авыруны дәвалау түгел, ә дәвалауга ярдәм итү генә. Кан салу, конкрет пациентка бәйле рәвештә, 5 тән 20 тапкырга кадәр булырга мөмкин”, - дип сөйли Балалар республика клиник хастаханәсе гемотологы Лия Кәримова.

Лейкоздан интегүче бала һәр иртә саен анализлар тапшырырга тиеш. Хастаханәдә вакытта химиотерапия даими уздырыла. Вакыты белән пункция ясарга туры килә. Бу - нинди дә булса органны медицина энәсе белән тишеп, диагностика өчен анализ алу. Мисал өчен, лейкоз белән авыручы пациенттан пункция вакытында тикшерү өчен ми сөяге дә алалар. Процедура бик нык авырттыра торган, шуңа күрә еш кына наркоз белән эшләнә.

14 яшьлек Катя Чакилева хастаханәдә уздырган ярты ел эчендә 18 мәртәбә пункция һәм наркоз аша уза.

“Авыр булды. Үксеп елаган чаклары да булды, ләкин миңа калса, анда ниндидер курку, шик юк иде. Күңеле дә болганды, дүртәр көн ашамый да торды. Мондый хәлләрне дә күрдек. Һәм хәзер, соңгы тикшеренүдә аның ун килограммга ябыкканы күренә. Аякларында йөргән таяк кебек, яңаклары зур. Дөрес, ул хәзер тазарып, соңыннан ябыга алмам дип курыкты. Ләкин ул беренче курстан соң гормоннарның беткәнен күргәч, нормага килгәч, башка бернидән дә курыкмавын әйтте. Без аның тереләчәгенә йөз процент ышанган идек”, - дип сөйли Катяның әнисе.

Бала авырган вакытта әти-әнинең кәефе – дәвалау уңышының яртысы, дип ышандыра табиблар.

“Әниләрне - табибның яртысы дияргә була. Авыруның нәрсә белән бетәчәген беркем дә белми бит. Шундый авыру... Организмнан җавап буламы, җавап булмыймы. Һәм кеше, әти-әни үзен кулда тотаргамы, борчылыргамы икәнен үзе хәл итә. Әгәр төшенкелеккә бирелсәң, барысы да начар була. Әгәр әни кеше тыныч икән, балага һәрчак тыныч була”, - дип өстәде табиб-гематолог.

“Безнең белән палатада бер малай ятты. Аның әнисе һәрчак "анализларыбыз начар булыр инде, дип әйтә иде”, - дип өстәде Елена Чакилева. – Шул вакытта Катя миңа: "Ул малайга дәвалану авыр булачак", - диде. Мин шундый гаҗәпләндем, ә ул “Әнисе аңа ышанмый” дип өстәде. Ә кызым хаклы бит, малай бик авыр хәлдә, бездән иртәрәк яткан иде, һаман да авыр хәлдә... Катяга барысы да яхшы була дип кенә түгел, ә инде бар да яхшы һәм ул сәламәт дип әйтү мөһим иде. Миңа калса, кеше үзен исән килеш күмеп куя икән, аңа бернинди дару да булышмый. Әгәр ул барысын да беткән дип саный икән, бер генә дару да аны җиңә алмый. Бирешкән кешегә бер генә табиб та ярдәм итә алмый”, - дип аңлата Катяның әнисе.

Дәвалану берничә тәнәфес белән өч курстан торган. Дәвалану туктап торган вакытта Катя әнисе белән абыйсы янына кайтып йөргән. 16 яшьлек Леша Чакилев шушы вакыт эчендә үзе генә яшәгән. Елена сүзләренчә, малай янына әтисе, әбисе килеп йөргән. Мөмкинлек булганда үзе дә кайткан. Әнисе белән сеңлесе хастаханәдә булган вакытта Леша ашарга әзерләргә өйрәнгән һәм хастаханәгә Катяга ашарга да алып килгән.

“Хастаханәдә терелүгә барысы да тәэсир итә. Анда теләсә нинди караш транска кертергә яки рухландырып җибәрергә мөмкин. Миңа калса, дәвалану вакытында ДРКБ персоналы туганнар кебек булып бетте. Барысы да әдәпле, шәфкать туташлары үз эшләрен җиренә җиткереп, вакытында эшли. Әтиебез дә бик ярдәм итте. Аерылышуыбызга карамастан, без аралашабыз, бигрәк тә баланың авыруы – ул уртак. Ул шул ук көнне, шундук килде. Хәтта өстәмә тикшерү өчен анализларны Мәскәүгә дә алып барды. Улыбызга да, безгә дә тулысынча ярдәм итте, акча белән дә булышты. Әле ул Мәскәүдә яшәгән килеш шулай ярдәм итте”, - диде Катяның әнисе.

8 гыйнварда Чакилевларны хастаханәдән чыгаралар. Бетмәс-төкәнмәс капельницалар курсы артта калган. Пункцияләр, наркозлар һәм кан салуларны 14 яшьлек кыз бала, ниһаять оныта ала. Ләкин хастаханәдән чыгуларына карамастан, химиотерапия курсы бетми. Авыру тулысынча бетсен өчен Катяга әле берникадәр вакыт дарулар кабул итәргә туры киләчәк.

“Бала ремиссиягә җитсен өчен критерияләр бер төрле. Дәвалануның озак булына карамастан, химиотерапиянең 33 нче көненә баланың ми сөяге нормага килергә тиеш. Болар барысы да бер ай эчендә була. Ә калган дәваланулар бу уңышны ныгыту өчен юнәлгән. Дәвалау озак, нәтиҗәгә тора-тора ирешелә. Һәм ремиссияне ныгыту өчен ике елга кадәр сузыла”, - диде ДРКБ табибы.

Кызны тагын ел ярым табиблар күзәтәчәк. Катя һәр атна саен гомуми кан анализы, ә айга бер тапкыр канны биохимиягә тапшырачак. Өч айга бер мәртәбә тулысынча тикшеренү узачак.

Кояшта кызыну һәм кояш астында саф һавада йөрүдән Катяга гомерлеккә баш тартырга туры киләчәк.

“Безгә кисәк кенә климатны үзгәртергә, җылы якларга барырга ярамый. Онкология авыруын узган кешеләргә кояш бик кначар тәэсир итә. Бу фаҗига түгел, ә бары тик үзенчәлек. Мәсәлән, төньякка рәхәтләнеп барырга була, көньякка гына йөрергә димәгән бит. Без монда да үзебезгә сәяхәт итү төрен таптык”, - диде Елена Чакилева.

Хәзерге вакытта Катя инглиз телен өйрәнүен дәвам итә. Чех телен дә өйрәнә башлаган. Хастаханәдә вакытта ул Чехиядәге университеты турында укыган һәм “кабынып” киткән. Кыз мәктәпне тәмамларга, университетка керергә һәм дизайнер булырга хыяллана. 


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100