«Аякларым төшемә керә» — Сабада яшәүче биш балалы ана 9 ел буе фил авыруы белән көрәшә
Аяклар лимфостазын халыкта фил авыруы дип атыйлар. 40 яшьлек Әлфия Дәүләтшина 9 ел шундый чирдән җәфа чигә. Ике ай элек ике игезәк малайлар да алып кайткан. Хәзер гаилә 5 бала тәрбияли. Тормыш авырлыкларына карамастан, хатын-кыз үзен бәхетле тоя. «Казанские ведомости» басмасы Әлфия Дәүләтшинаның үзе белән сөйләшкән.
Әлфия Дәүләтшина Саба районы Чәбья-Чүрчи авылыннан. Авырганчы ул гадәти тормыш белән яшәгән: җирле клубта җыештыручы булып эшләгән, иренә мал тотарга булышкан һәм балаларын тәрбияләгән. Аның биш баласы бар. Ике баласы ике ай элек туган. Олы кызлары Чаллыда шәфкать туташы булып эшли, ә кече кызлары КФУда укытучылыкка укый. Өченче улы мәктәптә, аңа 12 яшь. Ана кешегә авыру белән көрәшергә һәм өмет белән яшәргә гаиләсе ярдәм итә.
«Барысы да аяк шешүдән башланды...»
2013 елның августында Әлфиянең тән температурасы күтәрелә, 40 градуска хәтле җиткән. Тән авыртуын басу өчен аңа каенанасы «Диклофенак» белән укол кадый. Уколдан соң Әлфия йоклап китә һәм уянуга аягының кызаруын һәм тимгел-тимгел таплар белән каплануын күреп алган.
«Икенче көнне мин Саба районы хастаханәсенә бардым, мине йогышлы авырулар бүлегенә салдылар. Анда 4 ай яттым», - дип сөйли ул. Ул арада Әлфиянең аягы тагын да шешә. Аның сүзләренчә, уч төбе хәтле җәрәхәтләр барлыкка килә.
Хатын-кызның аяклары 14 яшьтән үк шешенә башлаган булган. Ул чакта ук табиб аңа моның авыруга әверелергә мөмкин булуын аңлаткан. Әлфия сөйләвенчә, фил авыруының сәбәбе генетикада түгел, ул нәселдән килә алмый, әмма бөтен кешедә, хәтта балаларда да чыгарга мөмкин.
«Безнең нәселдә бер кешедә дә мондый чир булмаган. Әни үз гомерендә бер дә ишетмәгән», - ди Әлфия.
«Ни өчен мин генә шундый?»
4 айдан соң Дәүләтшинаны район хастаханәсеннән чыгаралар һәм кире авылына кайтарып җибәрәләр. Беренче вакытта хатын-кыз өендә таяксыз гына йөри, әмма елдан-ел йөрү авырлаша бара һәм аңа култык таякларына күчәргә туры килә. Әлфия терәк-таянычсыз йөри алмый башлагач, аңа 2 төркем инвалидлык биргәннәр.
Аның аягы шешеп, мөстәкыйль рәвештә хәрәкәт итә алмый башлаганнан бирле, ул урамга чыкмый диярлек.
«Мин 9 ел инде авылда урамга чыкмыйм, чөнки йөрергә кыен. Нәрсәгә чыгыйм инде анда? Инвалидлык пенсиясен алу өчен машинада яки таксида районга гына барам. Нигездә мин өйдә», - дип сөйли ул.
Әлфия сүзләренә караганда, авылдашлары аның янына кунакка килә. Әлфиянең чиреннән куркучы да, мыскыл итүче дә юк. Андый очрак 9 ел эчендә бер генә тапкыр булган: Сабада таныш булмаган бер ир-ат аның аягыннан көлгән һәм фотога төшергән.
«Елап җибәрдем, аннары игътибар итми башладым. Ни өчен бөтен кешенең барысы да әйбәт, мин генә шундый, дип үпкәли идем»,—дип искә алды ул.
«Миндәге чир белән бер генә кеше шөгыльләнә»
2017 елның февралендә Әлфия Казанда Республика клиник хастаханәсенә килгән. Барлык тикшерүләрне үткәч, кан тамырлары хирургиясе табибы аның аягында 30 литрга якын сыеклык җыелуы турында әйткән. Аны бары тик Мәскәү клиникасында гына чыгара алалар икән.
Ә узган җәйдә Әлфия аңа ярдәм итәргә әзер булуын белдергән табиб-лимфолог Айгиз Фейсханов белән таныша. «Без түләүле клиникага бардык, анда бер табиб миңа берничек тә ярдәм итә алмавын әйтте. Моның белән бары бер кеше генә шөгыльләнә, диде. Шулай итеп, миңа ярдәм итәргә алынган Айгиз Камилевичка эләктек. Ул бу чирне дәвалап була диде», - дип сөйләде хатын.
Хатынның аягын дренаж яки кысып бәйләп кую (обертывание) юлы белән дәвалап була икән. Шулай иткәндә аяктагы артык сыеклык сидек куыгы аша чыга. Кысып кую хисабына сыеклык башка урынга күчә, шул рәвешле аякта җыелып ятмый.
Ул вакытта да дәвалауны вакытында башлый алмый калалар: хатын-кызның бәби көтүе ачыклана. Шул сәбәпле, дәвалауны туктатып торырга туры килә.
«Сәламәт аякларым төшемә керә»
Әлфия йөкле булуы турында 17-18 атнада гына белә. Табиблар элегрәк аның бүтән бала алып кайта алмаячагын әйткән булган, әмма язмыш башкачарак хәл иткән.
«Мин хәтта белмәдем дә. Миңа бүтән бала алып кайта алмыйсың дигәннәр иде. Игезәк балалар инде 17-18 атналык иде. Шулай итеп дәваланырга бара алмадым. Тагын ике балам булуына шатмын, әмма миңа хастаханәгә китәргә кирәк иде бит», — ди әңгәмәдәшем.
Әлфия йөкле булуы турында белгәч, шунда ук Республика клиник хастаханәсенә юл тота. Анда табиблар консилиум җыя һәм йөклелекне өзәргә ярамый дигән карарга килә.
Авыруларына карамастан, Әлфия балаларны 36 атнага кадәр карыныда йөртә. Алар Республика клиник хастаханәсендә дөньяга килгән. Балаларга дөньяга килергә патологияле йөклелек бүлеге мөдире Аделина Ватанина һәм профессионаллар бригадасы булышкан. Ике малай сәламәт туган, аларга Ибраһим һәм Исмаил дип исем кушканнар.
Әлфия балаларын күкрәк сөте ашатып үстерә алмый, чөнки дарулар эчә. Балаларны ире, әнисе, туганнары карый. Әмма ана якын киләчәктә савыгуына өметләнә. Таяксыз йөри алачагына һәм малайларны үзе карый алачагына ышана.
«Аягым төзәлсен дип хыялланам. Төшләремдә аякларымны сәламәт итеп күрәм: йөрим, хәрәкәт итәм икән. Минемчә, бу төшләр чынга ашыр. Айгиз Камилевич барысы да яхшы булачагын әйтте», — диде ул.
Табиблар фаразы буенча, дәвалануга бер ел вакыт кирәк. Соңгы тапкыр дренаж ясап караганнан соң Әлфия бармакларын тоя башлаган.
«Алай йөрәккә авыр булды, кан басымы күтәрелде, шуңа мине дәвалаудан туктадылар. Аннары шешләр кире кайтты, өч көн эчендә бармаклар элеккеге кебек булды», — дип өстәде ул.
Сүз уңаеннан. Күптән түгел Әлфия Дәүләтшина беренче терапия курсын үткән. Ул 40 килограммга ябыккан, аяк бармакларын сизә башлаган. Хәзерге вакытта ул өендә.
Роза Габитова
Алёна Низамова тәрҗемәсе