Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Аякларыңны аерганда авыртмаган бит»: гинеколог кабинетында еш яңгыраучы сүзләр

Психотерапевт урынсыз әйтелгән сүзләрнең кайвакыт нинди аяныч нәтиҗәләргә китерүе турында сөйли.

news_top_970_100
«Аякларыңны аерганда авыртмаган бит»: гинеколог кабинетында еш яңгыраучы сүзләр
mirnov.ru

Гинекологка бару — хатын-кызлар өчен еш кына зур стресс ул. Бигрәк тә, таныш булмаган белгечкә барганда. Гинеколог-табибларның үз шәхси фикерләрен әйтү, табиб этикасын сакламау күзәтелгән очраклар була. NGS.RU корреспонденты Елизавета Шаталованың үзләрен сәер һәм тупас тоткан табиблар белән очрашырга туры килгән хатын-кызлар турындагы язмасына сылтама белән бу хакта хәбәр итә NN.RU. Әлеге хатын-кызларның монологларын беренче зат исеменнән тәкъдим итәбез. Барлык исемнәр дә үзгәртеп бирелә.

Шулай ук, табибларның саксыз сүзе пациентларның күңелендә, эмоциональ халәтендә ямьсез эз калдырырга мөмкин икәнлеге турында психотерапевт фикере дә тәкъдим ителә.

Гинеколог кабинетында хатын-кызларга карата тупас мөнәсәбәт турында чын булган хәлләр белән бүлешә пацентлар.

Фото: © Евгения Бикунова / NGS.RU

«Холкына түзәргә туры килә». Лена хикәяте

Бервакыт шәхси поликлиникага, аның да иң яхшы табибына йөрергә туры килде. Ул – УЗИ белгече дә, шуңа күрә аңа еш килә идем. Нишләп һаман балаларым булмавы һәм кайчан бала табарга җыенуым турында ул бик еш сорап бәйләнә (югыйсә, минемчә, андый сораулар бирерлек сәбәп юк иде), мин һәрчак кыска һәм әдәпле итеп җавап бирәм. Чираттагы УЗИ-тикшерү ясаганда, ул миңа приборын ярыйсы ук авырттырып кертте. Мин кычкырып җибәрдем, ә ул: «Секс белән шөгыльләнгәндә авыртмагандыр бит, түзәрсең», – дип җаваплады. Мин шаккаттым! Чыгып, администратордан ни өчен аңа үзен шулай дорфа тотарга рөхсәт ителүен сорадым, ә миңа: «Куллары алтын аның, шуңа холкына түзәргә туры килә», – дип җавап бирделәр. Бу хәлдән соң озак вакытлар гинекологка күренергә куркып йөрдем, кабат барырга авырлык белән генә ризалаштым. Ярый әле анысында яхшы белгечкә туры килдем.

«Миндә ВИЧ һәм гонорея таптылар». Вика хикәяте

Бу хәл миңа 18-19 яшьләр чамасында булды. Ул вакытта әле түләүле поликлиникаларны яратмый идем, чөнки бик кыйбат иделәр. Шуңа түләүсез хатын-кызлар поликлиникасына киттем. Миндә гөмбәгә охшаган ниндидер вак-төяк чир иде. Мин чирләп алдым, антибиотиклар эчтем, ә моңарчы гөмбә (молочница) белән очрашканым юк иде. Курыктым, гинекологка барырга булдым. Килдем, регистратурада язылдым, талон бирделәр һәм тере чиратка басарга куштылар. «Шәп, 2 атна чират көтәсе дә юк», – дип уйладым. Минем бит әле бернинди куркыныч хәл түгел. Аллага шөкер!

Гинекологка кердем, карап торышка бик ягымлы гына ханым, яшь күренә. Яше 40тан артык түгел. Исәнләштем, һәм шулвакыт «цирк» башланды. Аның эш сәгате тәмамлана икән – бу 13.00 сәгать. Иртәнге сменада эшләгән, күрәсең. Мине кабул иткән вакытның буеннан буена ул күзләрен акайтып утырды.

«Нәрсәдән зарланасыз?» – дип сорады, мин ак төстәге бүлендек килү һәм кычыту барлыгын әйттем. Ул миннән күрем циклы вакытын, ничә көн икәнлеген, авыртамы-юкмы, җенси партнерым барлыгын белеште. Мин: «Әйе, һәм ул – даими партнер», – дип җавап бирдем. Чынлап та даими партнермы икәнлеген 10 мәртәбә кире кайтарып сорады! Мин шаккаттым. Ничек саклануыбыз турында сорый. Презерватив һәм таблеткалар белән, дип җавап бирәм. Ул миңа креслога ятарга кушты.

Креслога җәяргә ни пеленка, ни салфетка тәкъдим итмәде. Шәрә креслога утырдым. Ул вакытта кабул итү тәртибен белми идем әле. «Аякларыңны аер!» – ди миңа. Шуннан икенче «цирк» башланды – ул инструментлар дезинфекцияләнүче киштәләргә таба борылды да металл көзге алды. Соңрак, түләүле клиникаларга баргач, мине һәрвакыт кечкенә генә пластик көзге белән карадылар. Һәм шәхси клиникаларда табиб һәрвакыт пөхтә эшли, авырттырмый. «Әзерме?» – дип сорады миннән табиб. Гинекологның мине көзге белән беренче каравы иде бу. Дөресе ничек булганын белмәвемне һәм ипләп кенә эшләвен сорадым. Ә ул көзгене бөтен килеш минем вагинага китереп тыкты! Бик нык авыртты... Шулай булырга тиештер инде, дип уйладым мин. Ыңгырашып, авыртуы турында әйттем. Һәм ул шундый фразаны бәрде: «Ирләр каршында аякларыңны аерганда авыртмагандыр бит?!»

Кызганыч, әмма моның белән генә бетмәде әле. Ул миннән мазок алды. Ике көннән хастаханәгә анализның нәтиҗәләрен белергә килдем. Гинеколог миңа анализларымны венерологка җибәрүе турында әйтте. «Ни өчен? Минем гөмбә генә иде бугай бит», – дип соравыма, «Син нәрсә, иң акыллысымы әллә?» – дип җаваплады. «Юк, шулай дип уйлыйм», – дип җавап бирдем. Венерология бүлегенә киттем, барсам, анда минем исем астына гонорея чирен язып куйганнар. Кабат анализлар тапшырырга туры килде. Соңыннан гына анализларны бутаганнары, хата киткәнлеге ачыкланды.

«Коточкыч! Һуш китмәле!» Катя хикәяте

I курста укыганда, секс культурасы ягыннан бик яшь һәм тәҗрибәсез идем – мәктәптә секс культурасы буенча белем бирмәделер, минем белән бу хакта беркем дә сөйләшмәде һәм үземнең дә бу турыда җитди уйланганым булмады. Шулай килеп чыкты инде, бер егет белән презервативсыз секс булды. Бу очрактан соң, миндә ниндидер венерик чиргә охшаган симптомнар үзен сиздерә башлады. Никадәр кыен булса да, гинекологка барырга туры килде. Әнидән акча сорарга оялдым, шуңа күрә түләүсез поликлиникага киттем. Әнигә ничек әйтәсең инде бу хакта?!

Бардым, консультациягә язылдым. Кабул итүче ханым миңа ягымлы һәм адекват кеше булып күренде. Ләкин секс белән сакланмый шөгыльләнүемне белгәч, ул бөрешеп килде, һәм шул ук вакытта чәчләре тырпайды. Ягымлылыгы юкка чыкты.

Кушеткага ятарга кушты, мине тупас карады, уфтана һәм «Коточкыч! Һушкитмәле!» – дип сөйләнә башлады.

Әйтерсең, миндә ниндидер гомер күрмәгән куркыныч нәрсә күргән. «И Аллам, нәрсә анда, әйтегез инде?» – дип сорыйм. Ә ул: «Анда бөтенесе бергә, берьюлы! Хәзер СПИД эпидемиясе икәнен беләсеңме син? Анда синең, гомумән, куркыныч», – ди. Һәм мине, анда ВИЧ, дигән фикергә китерә башлады. Бәхетемә, башымда акыл дигән нәрсә аз булса да, ВИЧны карап кына белеп булмавын белә идем. Ул миңа анализлар тапшырырга направление бирде һәм ниндидер мазь алырга рецепт язды. Анализларны, ни өчендер, ВПЧка тапшырырга язган иде.

Шулай, берни аңламый чыктым. Ниндидер ВПЧка анализлар тапшырырга дигән язу һәм свеча алу өчен рецепт белән. Әлбәттә, табибның уфтануларыннан, «анда бар нәрсәң кибеп бетәчәк» дигән сүзләрдән соң бик курыктым.

Куркудан барысын да әнигә сөйләп бирдем. Ул миңа түләүле поликлиникага барырга акча бирде. Миндә гап-гади гөмбә авыруы булып чыкты. Бернинди куркыныч хәл дә түгел, бу гинеколог миңа бөтенләй әллә ни сөйләгән. Бәлки, кәефе начар булгандыр, бәлки, мине шулай акылга утыртырга уйлагандыр. Ләкин мин бик нык борчылдым. Моннан куркынычрак хәлләр дә булырга мөмкин икәнен аңлыйм мин, билгеле, ләкин миңа – яшь кыз балага – бик кыен булды. Өстәп, ул миңа дөрес булмаган дәва да язган булып чыкты.

«Бала тапкач, бөтен чирләрең юкка чыгачак». Света хикәяте

– Гормональ үзгәрешләр аркасында минем озак вакытлар күрем килү белән проблемалар булды. Алар белән озак көрәштем. Бик еш кына: «Сезнең бар да әйбәт», – дигән җавап һәм «Ә минем өченче буын туганым күрем вакытында бөтенләй һушын югалта иде әле, менә дигән, исән» дигән сериядән чираттагы тарихны ишетергә туры килә иде. Шуңа күрә хастаханәгә мин 16 яшемдә генә, күрем аркасында туган көнем бозылгач кына килеп эләктем. Аңарчы, яшүсмер вакытымда, авыл хастаханәсе гинекологына йөргән идем.

Бу гинеколог – ягымлы гына ханым – баштан ук бу чирнең бала таба алмауга китерә торган чир булырга мөмкин икәнлеген әйтте. Моңа миңа караганда әнием ныграк курыкты. Соңыннан, дөрес, УЗИ ясадылар, бер дә алай куркыныч түгеллеге билгеле булды. Ни өчен башта УЗИ ясап, аннан соң гына диагноз турында әйтмәгән – мин аңламадым, ләкин бу курку киләчәктә бюджет поликлиникаларына барганда мине чыныктырган иде инде.

Гинекологка ул баруымның ахыры яхшы тәмамланды, диягә була, чөнки бу күренүдән соң минем белән психологик проблемалар чыгуы турында беркемнән дә ишетмәдем.

«Әлегә 16 яшьлек кызларга: «Барысы да үтсен өчен бала табага кирәк», дип әйтмиләр. Ә менә 19 яшьлек кызларга аны инде курыкмый әйтәләр».

Универстетның III курсында укыганда, шул ук проблема аркасында тагын тикшерендем, әмма бу юлы – җитдирәк итеп. Бөтен тикшеренүләрне түләүле поликлиникада үттем, чөнки бушлай клиникада УЗИны 1 ай көтәргә куштылар. Ә түләүсез поликлиникадагы гинеколог белән соңгы 3 очрашуым «Барысы да – сез бала тапмаганга», «Бала тапкач, бөтен чирең дә бетәчәк» һәм «Синең эшең – бала табу» дигән «мавыктыргыч» комментарийлар белән тәмамланган иде. Кайсыдыр мизгелдә мин инде таблетка язасы урында «балага уз» дип язып бирүләреннән курка башладым. Бу сүзләрне дуслар һәм якыннарыма көлә-көлә сөйләсәм дә, мондый мөнәсәбәт кәефне кыра, куркыта. Һәрхәлдә, гинекологка бару – минем өчен хәзер дә бик зур стресс, һәм мин ничек тә аларга бармаска тырышам.

«Табиблар өчен этик комиссияләр эшли». Психотерапевт фикере

Психотерапевт Игорь Лях NGS.RU корреспондентына «ятрогения» – табибларның әйткән сүзләре һәм куйган диагнозларының кешегә эмоциональ һәм физик яктан тәэсир итүен күрсәтә торган термин турында сөйли.

– Әгәр табибларның әйткән сүзләреннән һәм кайбер кешеләрнең табиб сүзен үзенчәлекле рәвештә, яки турыдан-туры кабул итүен, яки табиб куйган диагноздан бик нык куркып калулары турында сөйләсәк, андый фактлар чынлап та бар. Һәм табиб-гинекологларның бер өлеше моның белән зыян сала. Табибның әйткән сүзләреннән барлыкка килә торган халәт, авыр борчылулар «ятрогения» дип атала. Бу тема инде йөзләрчә еллар элек билгеле булган, – дип аңлата табиб-психотерпевт.

Табибның әйткән сүзләре һәм пациентлар белән мөнәсәбәт сыйфаты норматив документларда регламентланган. Алар – Сәламәтлек саклау министрлыгы яки поликлиника җитәкчелеге приказ һәм күрсәтмәләре. Шулай ук, моңа ярдәм итүче тулы бер фән бар, ул – диентология яки медицина этикасы.

«Кызганыч, әмма этиканы бозу кайвакыт авыр психологик күренешләргә дә китерә»

Этика бозуны табиб ялгышыннан аера белү кирәк. Кызганыч, ялгышлар да килеп чыга. Табиблар да – кешеләр. Шуңа күрә, бөтен дөньяда, башка табиблар фикеренә дә мөрәҗәгать итү» дигән практика яши, – дип аңлата Игорь Лях.

Психотерапевт искәртүенчә, табибның сүзләре, бигрәк тә, гинекология кебек интим өлкә табибы сүзләре, яшь кешеләргә аеруча нык тәэсир итә.

– Бик еш табиб әти-әни фигурасы кебек кабул ителә. Шуңа күрә, алар дәвалану турында түгел, ә директив стильдә пациентның яшәү рәвешенә кагылышлы сүзләр сөйли башласалар, кайчакта мондый сөйләшү файдалы һәм логик эзлекле була. Чөнки табиб, аралашу аркылы, яшь кешегә профилактика турында аңлатырга тырыша, – дип искәртә Игорь Лях.

Шулай да, башка төр ситуацияләр дә очрый. Психотерапевт аларны «бәреп керү» дип атый.

– Бу «бәреп керү»не этик күзлектән – табиб яки белгечнең пациентка шәхси тормышы өлкәсендә ни дәрәҗәдә нәрсәдер тәкъдим итәргә һәм кушарга хакы барлыгы ягыннан карау кирәк. Кызганыч, бар сорауларга да универсаль җавап юк, – ди психотерапевт.

Игорь Лях билгеләп үткәнчә, һәр очракны аерым карау кирәк. Андый очракларны тикшерү өчен этик комиссияләр бар. Шулай ук, бүлек җитәкчесе яки баш табибка мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Диагноз кую һәм табиб фикерен белү өчен альтернатив мөмкинлекләр турында онытмау яхшы.

Венерик авырулар белән ситуация катлаулырак, дип өсти психотерапевт. Әле хәзер дә, аерым очракларда, венерик чирләр йоктырган өчен җаваплылык бар.

– Авыру йоктыруны кисәтү һәм профилактика, йоктыру юлларын ачыклау буенча табиб үзенең функциясен башкарган булу бик мөмкин. Ул йогышлы чир белән авырган кешенең ничә җенси партнеры булганлыгын һәм инфекцияне таратуда мөмкин булган вариантларны белергә тиеш. Пацентның җенси тормышы турында табиб сорарга бурычлы булган очраклар бар. Кайчакта, ул пациентның җенси партнерын да чакыртырга бурычлы, – дип аңлата психотерапевт.

Табибның профилактикага кагылышлы үз бурычларын дөрес аңламау очраклары да булырга мөмкин, һәр очракны аерым карау кирәк, дип нәтиҗә ясый Игорь Лях.

Комментарийлар (2)
Калган символлар:
  • 30 гыйнвар 2023
    Исемсез
    Минем дэ шулай авыр хислэр калдырган гинеколог узист булды. Мин ул вакытта 4 балага авырлы идем. Мине уземнен гинеколог узига жибэрде. Э узист минем ничэнче баланы коткэнне белгэч, приборы белэн авырттыра авырттыра карады, сина нэрсэгэ 4 нче бала дип. Итог, кич белэн мин ем авырым тоште.
  • 29 гыйнвар 2023
    Исемсез
    Ә психиатр үзе бик сау кеше булмаса кемгә барырга. Мин медосмотр узганда шундыйга бер врачка тап булдым.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100