news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Аяклар ник туңа?

news_top
Аяклар ник туңа?
Фото: © "Татар-информ", Владимир Васильев

«Аргументы и Факты» газетасында аяк туңу турында сорауга табиб җавабы чыкты.

Табиб Татьяна Шаповаленко «О самом главном» тапшыруын да алып баручы булып эшли. Аяк туңу сәбәбен ул болай аңлата.

«Моның сәбәбе атеросклероз, веналарда хроник җитешсезлек, артериаль гипотензия, полинейропатия һәм башкалар булырга мөмкин.

Терапевтка мөрәҗәгать итегез. Кирәк булса, ул башка белгечләргә җибәрер, тикшеренү билгеләр. Бу – аяк һәм кулларда артерияләрне сканерлау, ЭКГ, умырткалыкка МРТ яки КТ, кан анализлары һәм башкалар», – ди табиб.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар