news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Аяк тиресенең төсе үзгәрү нинди авыру турында кисәтә?

news_top
Аяк тиресенең төсе үзгәрү нинди авыру турында кисәтә?
freepik.com

Аяк тиресенең зәңгәр һәм аксыл төскә керүе, бигрәк тә авыртулар барлыкка килсә, периферия артерияләре авыруы билгесе булырга мөмкин. Әлеге авыру вакытында артерияләр холестерин төерләре аркасында тарая. Бу хакта «Челнинские известия» газетасы яза.

Югары холестерин озак вакытлар үзен берничек тә сиздермәскә мөмкин. Әмма әгәр аның аркасында аскы очлыклардагы артерияләрдә төерләр барлыкка килә икән, бу периферия артерияләре авыруына китерә. Еш кына авыру нәкъ менә аякларны зарарлый – кан тамырларында кан йөреше кими, һәм бу – тиренең төсенә тәэсир итә. Тире ялтырап тора башлый, төкләре коелып бетә.

Шулай ук физик активлык вакытында авырту барлыкка килү һәм хәрәкәтсез торганда бу авырту бетү дә шушы патологиянең бер билгесе булып тора, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар