Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Аяк очында гына йөрибез». Башкортстан Башлыгы йөкле хатынының фотосын күрсәтте

Каринэ Хәбирова ял иткәндә, ире фотога төшереп алган.

news_top_970_100
«Аяк очында гына йөрибез». Башкортстан Башлыгы йөкле хатынының фотосын күрсәтте
Владимир Васильев

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның хатыны Каринэ бәби көтә. Ул ял итеп йоклап яткан чакта төшерелгән фотоны 2 гыйнварда Радий Хәбиров инстаграмга куйды.

Кадрларда Каринэ Хәбированың шактый зур срокта авырлы булуын чамалап була. Ул диванда йоклап ята. Булачак әни янында чәй дә бар, пульт та шунда гына тора. 

Фото янына Радий Хәбиров матур сүзләр дә язып калдырган. «Әни йокыга киткәч, бөтенебез аяк очларында гына йөрибез. Барлык гаиләләргә дә тынычлык һәм игелек телим», — дип яза ул. 

Инстачылар матур фотога соклана, бәхет һәм сәламәтлек телиләр.

Былтыр ел азагында Башкортстан Башлыгының матбугат конференциясендә Каринэ Хәбированың йөкле булуы турында шактый күп сорау биргәннәр. Бу турыда «Башинформ» хәбәр иткән иде.

«Сезнең гаилә бәби көтә. Кемне көтәсез?» — дигән сорауга Радий Хәбиров кыска гына җавап әйткән.

«Бала», — дигән ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100