news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Аяк-кулларына ябышканнар: сукбай этләр 11 яшьлек кызга һөҗүм иткән

news_top

Пермьдәге Крохалев микрорайонында өенә кайтып баручы 11 яшьлек кызга 6 сукбай эт һөҗүм иткән. Бу хакта «Газета.Ru» яза.

Гадәттә, мәктәп укучысы өенә автобуста кайта, ләкин бу көнне ул җәяү барырга була. Яблочков урамындагы 38 һәм 38А йортлары арасындагы буш урында аның каршына этләр чирүе чыга. Алар кызны чолгап ала, каты итеп өрә һәм сикерә башлыйлар. Хайваннар баланың аягын һәм кулын тырнап алган.

Бәхеткә, янәшәдә кешеләр була. Ерак түгел машинада утырган ир-атлар бу хәлне күрә һәм сигнал бирә башлый. Агрессив этләр тавыштан куркып кала, кыз качып котыла.

Шәһәр администрациясендә әйтүләренчә, бу урында агрессив этләр инде тотылган булган. Әлеге урынга кабат белгечләр җибәреләчәк. Вазгыять чыннан да җитди – балага һөҗүмнән соң ярты сәгать узуга ук, шул ук этләр йорт хайваннарын йөртергә чыккан кешеләргә һөҗүм итәргә тырышкан, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар