Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Аяк-кулларын бәйләгән, муенын кискән». Яшь кызны танышу сайтыннан очрашкан егет үтергән

news_top_970_100
«Аяк-кулларын бәйләгән, муенын кискән». Яшь кызны танышу сайтыннан очрашкан егет үтергән
https://pixabay.com/

Самарада яшәүче ир-атны танышулар сайтында очрашкан 21 яшьлек Анна Круглованы үтергән өчен хөкем итәләр. Кызның анасы бу кешегә каты җәза бирүләрен көтә. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Аленаны 2021 елның июнендә тулай торактагы бүлмәдә табалар. Аның куллары һәм аяклары бәйләп куелган, муены киселгән була. Җинаятьтә шикләнеп, Евгений Мишустинны тоткарлыйлар. Алар танышулар сайтыннан очрашкан. Моңа кадәр Евгений Ирина исемле кыз белән аралашкан, үтерүгә берничә көн алдан, Иринага дәвалану өчен акча кирәк булуы ачыклана. Евгений, Ирина белән хат язышканда, акча табарга ышандыра. Аленаны үтергәч, ул кызның акчаларын ала һәм Иринаның хисабына кирәкле сумманы күчерә.

Судта Евгений күрсәтмәләрен үзгәртә, «башымдагы тавышлар үтерергә кушты» дип сөйли. Аннары күрсәтмәләрен үзгәртүен «хокук системасы эшчәнлеген тикшереп карар өчен үзгәрттем» дип аңлата. Ләкин судья фикеренчә, ул каршылыклы сүзләр сөйли, чөнки корбаныннан урлаган акчаны икенче көнне үк сөйгәненең хисабына күчергән бит.

Судта прокурор аны 21 елга ирегеннән мәхрүм итүне сорый.

«Минем сүзләр берни үзгәртми, тик мин гафу үтенергә телим. Башка сүзем юк», – дигән Евгений.

Аленаның туганнары ягыннан адвокат сүзләренчә, кыз бик авыр газаплар кичергән, ә аның әнисе әле дә үз хәленә килә алмый. Адвокат Евгенийның гаебен танып күрсәтмә бирүен хөкем карарын йомшарту өчен исәпкә алмауны сорый. Чөнки ул тоткарлангач кына гаебен таный. Адвокат һәм мәрхүмә кызның анасы Евгенийга максималь җәза бирүне сорый, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100