Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Аяк-куллары шырпыдай» – Нәни малайның күз алдында «эрегәнен» беркем сизмәгән

news_top_970_100
«Аяк-куллары шырпыдай» – Нәни малайның күз алдында «эрегәнен» беркем сизмәгән
Фото: © «Татар-информ»

Август азагында Воронеж хастаханәсенә бер баланы китерәләр. Аяк-куллары – «шырпы», башы нечкә генә муенда – баланың кыяфәте палатадагы аналарны гаҗәпкә калдыра. Аңа 6 яшь икәне ачыклангач, бер хатын, фотога төшереп, журналистларга бирә. «Комсомольская правда» шул хакта яза.

Хастаханәгә килгәч, баланы үлчиләр. Ул 6 яшендә 9 кило авырлыкта була. Җәмәгатьчелеккә хәбәрләр таралгач, бу эшкә Тикшерү комитеты да игътибар итә. Алар ачыклаганча, малай бик ябык, психикасы белән проблемалары бар. Ул сөйләшми, тавышка һәм орынуга да реакциясе юк. Моны рәсми диагноз раслый.

Баланы хастаханәгә 21 яшьлек анасы алып килә. Ул баланы акылы зәгыйфь балалар интернатына урнаштырырга тели. Шуңа күрә хастаханәгә ятарга, табиблардан юллама алырга кирәк була.

Сәер булып тоелса да, баланың халәтен күргәч, табибларда шик тумый. Алар ябыгып беткән пациент турында полициягә хәбәр итми. Опека да, күршеләр дә гаиләгә дәгъва белдерми. Хастаханә палатасындагы әниләргә кадәр беркем дә баланың халәтендә бернинди дә сәерлек сизми, дип яза «КП».

Сайт хәбәрчесе ачыклаганча, әлеге гаиләдә тагын бер бала бар. Аларны әниләре ялгызы тәрбияли, ләкин гаилә начар хәлдә дип саналмый.

Тикшерү башлангач, икенче көнне баланың анасына карата улын тәрбияләү буенча вазифаларын тиешенчә башкармаган өчен җинаять эше ачыла. Тикшерү барышында баланың хәле начарлану анасының гаебе аркасындамы, әллә диагнозга бәйлеме икәне ачыкланачак, дигән балалар омбудсмены Ирина Попова.

Хастаханәдә баланың авырлыгы 3 килога арткан. Аны вакытлыча акылга зәгыйфь балалар интернатына урнаштыру турында мәсьәлә уңай хәл ителгән. Бу турыда анасы гариза язган булган.

Тикшерү дәвам итә. Гаиләдә ни булуын ачыкламаган, психик авыруы булса да, 6 яшьлек бала күз алдында «эрегәнен» күрмәгән профилактика системасы учреждениеләренә сораулар туган. Баланың аппетиты белән проблема булмавы да ачыкланган, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100