news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Аяк-куллар ою сәбәбе нидә?

news_top
Аяк-куллар ою сәбәбе нидә?
Фото: © "Татар-информ", Рамил Гали

Кешеләрнең аяк-куллары ою сәбәбе төрле булырга мөмкин. Бу турыда «Вокруг Света» сайтында язалар.

Әлеге очрак парестезия дип атала, ул нерв кәүсәсенә озак басым булганда, кан әйләнеше бозылганда, салкында туңганда була.

Шулай ук ул шикәр диабеты, алкоголизм, үзәк нерв системасы авырулары булганда, нервлар патологиясе аркасында да килеп чыгарга мөмкин.

Аяк-куллар ою кайсыбер агулар аркасында булу да ихтимал.

Ою еш кабатланса, табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар