Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Аяк киемнәрен кер юу машинасында ничек юарга?

Заманча кер юу машиналарында аяк киемен дә юу мөмкинлеге бар.

news_top_970_100
Аяк киемнәрен кер юу машинасында ничек юарга?
https://pixabay.com

Аяк киемнәренең барысын да кер юу машинасына салып әйләндерергә ярамый. Мәсәлән, күннән эшләнгән киемнәрне бары тик кул белән генә чистарталар. Ә спорт аяк киемнәрен, өйдә кия торган башмакларны, текстильдән ясалганнарын кер юу машинасына салырга була. Тик сак була күрегез. Бу турыда киңәшләр сайтында язылган.

Машина барабанын, ишек пыяласын ватмас өчен, калын табанлы аяк киемнәрне салмагыз. Машинага салыр алдыннан аяк киеменә ябышкан каты пычракны, ташларны алып ташлагыз.

Аяк киеме юганда температурасы 30 градустан югары булмаган режимны сайлагыз. Кер порошогы урынына гель салыгыз. Порошокны чайкап бетерү кыен.

Юар алдыннан шнурларны сүтеп алыгыз, табанына салынган стелькаларны да алыгыз, бөтен төймәләрен төймәләгез.

Аяк киемен кер юа торган махсус капчыкка салыгыз. Ул машина барабанын бозылудан саклар, аяк киеме теләсә ничек бәрелеп әйләнмәс.

Кроссовкиларның исен бетерү, ак төслесен агарту өчен, төнгә эченә сода салып калдырып торыгыз. Аннары «спорт аяк киеме» режимында юыгыз.

Аяк киеменең җилеме купмасын өчен ачык һавада киптерегез, җылыту батареясына куя күрмәгез.

Юар алдыннан аяк киеме биркасын укырга онытмагыз. Анда инструкцияләр язылган була, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100