Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Аяк киемендәге сасы исне ничек бетерергә?

news_top_970_100
Аяк киемендәге сасы исне ничек бетерергә?
Фото: © «Татар-информ» / Владимир Васильев

Аяк тирләмәсен өчен аяк киемен дөрес сайларга, аны дөрес итеп чистартырга кирәк. Бу турыда аяк киеме сата торган сайтта язалар.

Шуны истә тотыгыз:

  • Табигый материаллар аяк табанына суларга ирек бирә, димәк, сасы ис чыгу ихтималын да киметә.
  • Аяк киеме табанлыгы (стелька) һәм эчтәге йон табигый булсын.
  • Аяк киемен яланаякка кимәгез, киҗе-мамык тукымадан синтетикасыз оеклар киеп йөрегез.
  • Һәр сезонга ике пар аяк киеме алыгыз, аларны алмаш-тилмәш киеп, киптереп торыгыз.
  • Аяк киеме эчендәге исне бетерү өчен аларны дөрес итеп чистартып торыгыз. Тир үзе исле түгел, ул аяк киеме өслегендә үрчи торган бактерияләр эшчәнлеге аркасында сасый.

Шуңа күрә:

  • аяк киеме табанлыгын аена һичьюгы бер тапкыр алмаштырыгыз,
  • 2 атнага бер тапкыр антисептик эшкәртү ясагыз – аяк киеме эченә махсус дезодорант сибегез,
  • коры көннәрдә аяк киемен балконга яки һавага чыгарып киптерегез, ләкин кояш нурлары астына куймагыз,
  • сезоннар арасында аяк киемен табанлыксыз, эченә әйбер тутырмыйча, тукыма капчыкка яки картон тартмага салып саклагыз,

Аяк дезодорантлары кулланыгыз, гөмбәчекләр булмасын. Аяк тиресен үлгән күзәнәкләрдән чистартып торыгыз, моның өчен махсус пемза яки башка җайланмалар кулланып була. Мөмкин булганда, аякны көненә 2-3 тапкыр юарга була, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100