Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Аяк киеме тартмасындагы вак гранулалы пакетикларны ничек кулланырга?

Бу пакет эчендә дымны сеңдерә торган селикагель дигән матдә бар.

news_top_970_100
Аяк киеме тартмасындагы вак гранулалы пакетикларны ничек кулланырга?
https://pixabay.com

Аяк киеме сатыла торган тартмада кечкенә пакетлар була. Аның эченә ярмасыман матдә салынган. Ул «силикагель» дип атала. Бу турыда киңәшләр сайтында язылган.

Аны куллануның берничә ысулы бар.

Телефон юешләнсә, аккумулятор белән сим-картыны алып, силикагель янына салып калдырыгыз. Иртәнгә дым бетә.

Киемгә ис керсә, чемоданга силикагель салып куегыз, ул исне дә сеңдерә.

Спорт сумкасына силикагель салып куйсаң, сасы ис булмый.

Фотоаппарат линзасы парланса, чехол эченә силикагель салыгыз.

Өйдә орлыклар саклаганда, үләннәр киптергәндә дә силикагель салынган пакетлар ярдәм итә.

Көмештән ясалган савыт-саба, бизәнгечләр каралмасын өчен, алар янына тартмага силикагель салып куегыз.

Машина тәрәзәсе парланса, тәрәзә каршына силикагель пакетлар куегыз.

Шулай итеп, аяк киеме алганда бушлай һәм һәрчакта да файда китерә торган абсорбент та бирәләр булып чыга. Бу пакетларны ташларга ашыкмагыз, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100