Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Аягында йоннарын алдырырга теләгән кызның тәненә кайнап торган балавыз түккәннәр

news_top_970_100
Аягында йоннарын алдырырга теләгән кызның тәненә кайнап торган балавыз түккәннәр
Фото: © "Татар-информ", Владимир Васильев

24 апрельдә Мәскәүдә 30 яшьлек хатын-кыз депиляция ясатырга салонга килә. Ләкин аның аягын шулкадәр каты итеп пешерәләр, хәтта куыклар барлыкка килә. Бу турыда «Московский комсомолец» хәбәр итте.

Процедура вакытында бу хатын өстенә кайнап торган балавыз түгәләр.

«Мин бу салонга күптән йөрим, күбесенчә маникюр яки педикюрга. Алар шуңа махсуслашкан. Яңа хезмәт – депиляция барлыкка килгәч, мин дә эшләп карарга булдым. Беренче тапкыр яхшы булды. 24 апрельдә кабатламакчы идем. 1 мең түләдем, чек бирделәр.

Минем белән яңа хезмәткәр эшләде. Ул балавызны 100 градуска кадәр кайнатты. Аннары кайнап торган балавызлы савытны минем аягыма түкте. Бик авыртты. Кычкырдым, икенче хезмәткәр килде. Ул минем аякка май сөртте, пленка белән урап куйды», – ди бу хатын.

Ул «ашыгыч ярдәм» чакырмый, иренә шалтырата, ире машинада травмпунктка алып бара.

«Бу вакытта аягымда зур куыклар чыкты. Аларны тиштеләр, эшкәрттеләр, бәйләп куйдылар. Матурлык салонында шундый травма алырмын дип күз алдыма да китермәгән идем», – ди бу хатын.

Хәзер ул больничныйда, дәвалану озак булачак. Судка бирергә җыена. Процедура өчен акчаны да кайтармаганнар, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100