Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Аягына хушбуй шешәсе төшергән хатын аяксыз калган

news_top_970_100

Бөекбританиядә яшәүче 48 яшьлек Джилл Хаддингтон кечкенә бер җәрәхәт аркасында аяксыз һәм кулсыз калган. Бу хакта «Лента.ру» яза.

2015 елның сентябрендә британияле ханым уң аягына хушбуй шешәсен төшерә. Ул аягы җитди җәрәхәтләнде дип уйласа да, реннтген сурәте барысы да яхшы дип күрсәтә. Ләкин алдагы берничә ай эчендә хатын-кызның аягында җитди үзгәрешләр барлыкка килә, ул туры басып йөри алмый башлый, тиредә җәрәхәтләр һәм сулы бетчәләр барлыкка килә. Авыртуны баса торган дарулар да ярдәм итми, һәм 2016 елда аңа, ниһаять, комплекслы региональ авырту синдромы (КРБС) диагнозын куялар. Бу – сирәк очрый торган неврологик тайпылыш, ул җәрәхәт яки операциядән соң көчле авырту китереп чыгара.

Авыртулары шулкадәр көчле була, 2017 елның маенда Хаддингтонның аягын тездән түбән ампутациялиләр. Авыртулар артта калды дип яши башлаганда, 2020 елның мартында, аның кулын эт тырный. Кечкенә генә яра комплекслы региональ авырту синдромының тагын кискенләшүенә китерә, һәм, беренче операциядән соң нәкъ 4 елдан узгач, аның кулын ампутациялиләр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100