Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Аягын кискәч, олимпия чемпионы Роман Костомаров белән истерика булган: «Үкси-үкси елады»

Фигуралы шуу остасы Роман Костомаров хастаханәгә үпкә ялкынсынуы белән эләккән, ләкин аяк-куллар некрозы аркасында аяк табаннарын ампутацияләгәннәр. Хәзер бөтен ил танылган спортчының язмышын күзәтә. Танылган спортчы салкын тидерү нәтиҗәсендә кулсыз-аяксыз кала икән, монда нинди нәтиҗә ясарга? Медицина шул дәрәҗәдәме, әллә бу фаҗигале очраклылыкмы?

news_top_970_100
Аягын кискәч, олимпия чемпионы Роман Костомаров белән истерика булган: «Үкси-үкси елады»
  • Роман Костомаров 1977 елда Мәскәүдә туган. Татьяна Навка белән чыгыш ясаучы фигуралы шуу остасы. 2006 елда – олимпия, ике тапкыр дөнья чемпионы. Спорт карьерасын тәмамлагач, Илья Авербухның Беренче каналдагы проектларында катнаша башлый. Аннан соң фильмнарда да төшә. «Звезды на льду», «Ледниковый период» телешоуларының йолдызы.
  • Беренче хатыны – фигуристка Юлия Лаутова. 2013 елда ул Оксана Домнина белән кавыша. Кызлары һәм уллары бар.

 

Фото: © Роман Костомаровның аккаунтыннан

Табибларның эшен тикшерерләрме?

Хастаханәгә эләккәнче бер атна алдан ук Роман Костомаров үзен начар хис итеп йөргән. Ләкин вакытында табибка барасы, нинди дә булса медикаментлар кабул итәсе урынга, ул эшләвен дәвам иткән. Чыгышларын калдырып торудан баш тартып, 38,4 температура белән дә бозга чыккан. Хәзер аны тамашага чакырган кешеләрне гаеплиләр. Гаепләүчеләргә каршы чыгучылар да бар – Роман бит инде бала түгел, диләр.

Ул гына да түгел, ни өчендер, Роман Костомаров халык медицинасына, аның да үзенчәлекле чарасына мөрәҗәгать итә: дарулар белән терелергә тырышасы урынга, бозлы бәкегә чумып «дәвалана». Ни сәбәпле спортчы мондый «шифа»га өстенлек биргәндер – билгесез. Ләкин нәтиҗәсе аяныч: спортчы өзлегә.

46 яшьлек фигуристны хастаханәгә Яңа ел ялларыннан соң ук, 9 гыйнвардан 10ына каршы төндә китерәләр. 10 гыйнварда инде аны реанимациягә күчерәләр. Спортчының хәле гаять авыр икәнлеге ачыклана. Аңа «ике яклы пневмония» диагнозы куела. Табибларга аны берьюлы ике аппаратка: ИВЛ һәм ЭКМОга тоташтыра. Соңгысы – канны кислородка баету өчен кулланыла, ләкин ул – зур риск дигән сүз.

Ясалма үпкәләр авыр өзлегүгә китерә: спортчының тән тукымалары үлә башлый. «Комсомольская правда» язуынча, ЭКМО аппараты канны кислород белән туендыра, әмма аның начар тәэсире дә булуы бар – кулларда, аякларда тукымалар үләргә мөмкин. Социаль челтәрләрдә «табиблар аңында булмаган спортчыга массаж ясамаганнар» дип гаеплиләр. Тукымалар үлү гангренага кадәр барып җитә. 

Романның гомерен саклап калу өчен, медиклар аның ике аяк табанын да кисәргә мәҗбүр була. Хәзер табиблар спортчының кул чукларын саклап калу өчен тырыша, дип хәбәр итә чыганаклар. Шул ук вакытта, кайбер чыганакларда Костомаровның кул бармакларын да ампутацияләүләре турында хәбәр ителә.

Спортчы ампутация алдыннан үз аңында булган һәм аягын кисәргә үзе ризалык биргән, дигәннәр иде. Әйтик, җырчы Юлия Началова аягын кисәргә рөхсәт бирми һәм үлә. Костомаров табиблар белән килешә. «Дни.ру» сайты язуынча, анонимлык саклаучы шәфкать туташы сүзләренә караганда, наркоздан айнуга үз хәлен күргән спортчының истерика башлана.

«Үзе белән булган хәлне аңлагач, ул үкси-үкси, бөтен палатага улый-улый елады», – ди спортчының шәхси фаҗигасенә шаһит булган хатын.

Шәфкать туташы Роман Костомаровка иң элек тынычлык, шулай ук, белгеч ярдәме кирәк, дип саный. Әлегә спортчының психик халәте клиника хезмәткәрләрендә җитди борчу тудыра. Авыр хәлдәге фигуристның гаиләсен даими стресслардан яклау максатыннан, медицина учреждениесе җитәкчелеге аның авыру картасын ят күзләрдән саклау турында карар кабул итә. «Коммунарка» хастаханәсендә ятучы спортчының хәле турында бары тик берничә кеше, шул исәптән, баш табиб кына белә. Табиблар олимпия җиңүчесе гомере өчен көрәшүләрен дәвам итә.

«Бу очрак – профессиональ бурыч турында»

Роман Костомаров үзен боз тамашасында кызганмаган, хәле начар вакытта да чыгыш ясаудан баш тартмаган. Ул, авырса да, Илья Авербух проектларында чыгыш ясаган. Дзюдочы Дмитрий Носов сүзләренә караганда, Татьяна Навканың партнерына, тамашачыларны сөендерәм дип салкын ачык һавада чыгыш ясау түгел, ә бәлки ятып кына дәвалану кирәк булган. Тәкъдимнең финанс ягы бик кызыктыргыч булуын спортчы, әлбәттә, аңлый, әмма беренче урында сәламәтлек торырга тиеш, дип исәпли.

«Бу очрак – профессиональ бурыч турында. Ләкин алай ярамый! Мин, мәсәлән, әз генә тамагым авыртса, ялкынсыну булса да, шундук тренировкаларны туктатам, ятып дәваланам, чөнки бу – уен эш түгел. Мунча, тренировкалар канны секунд эчендә куа башлый, нәтиҗәсе исә бик начар булырга мөмкин. Үзеңне сакларга кирәк, чөнки җанатарларым бар. Беренче чиратта, үзеңне алар өчен сакларга кирәк», – ди дзюдочы.

Үпкә ялкынсыну аяк-кул ампутациясенә китерә аламы?

Хастаханәгә пневмония белән килгән авыру ничек аяк-кулларын югалтырга мөмкин? Үпкә ялкынсыну ампутациягә китерергә мөмкинме? Табиб Роман Костомаровның серле чире сәбәпләрен ачты.

– Бу хакта рәсми сүз әле ишетмәдем. Ләкин хастаханәгә үпкәләре ялкынсынып килгән кеше ничек операция өстәленә эләгә? Ни өчен өлешчә аякларын кисәргә мөмкиннәр? Организмда барысы да бер-берсе белән бәйләнештә – мин бу турында гел сөйләп торам, – дип яза үз ТГ-каналында табибә һәм галимә, медицина фәннәре кандидаты Зөһрә Павлова.

Ампутация – коткару чарасы дип табылырлык дәрәҗәдә пациентның хәле бик тиз начарлана икән, монда берничә сәбәп булырга мөмкин, дип саный табибә: нәселдән килгән чирләр, сепсис яки тромбоз. Роман Костомаров очрагында, бу – күбрәк тромбозга охшаган.

Серле чирнең сәбәбе

Коронавирус кичергән бик күпләргә кан юллары тыгылу куркынычы хас, дип аңлата Зөһрә Павлова. Варикоз, кан юллары стеналарының зәгыйфьлеге, генетика, гормональ препаратлар белән мавыгу – әлеге факторларның теләсә кайсы да тромбоз китереп чыгару куркынычын арттыра.

– Диабет турында фаразларга килсәк, бу чир аркасында табан ампутациясенә кеше еллар буе килә. Диабет аяк табанын кистерер дәрәҗәгә җиткән икән, кеше аны сизми калмас иде, – дип саный табибә.

Ни генә булса да, бүген ситуацияне үзгәртү мөмкин түгел: хәзер, Роман Костомаровның хәле тагын да авыраймасын, дип телисе генә кала. Олимпия чемпионы, фигуралы шуу остасы Роман Костомаровның хәле турындагы яңалыклар, кызганыч, көннән-көн күңелсезрәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100