Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Аякларым өзелде, ярдәм ит!»: 15 яшьлек үсмер поезд астында калган дустын коткарган

news_top_970_100
«Аякларым өзелде, ярдәм ит!»: 15 яшьлек үсмер поезд астында калган дустын коткарган
Фото: © "Татар-информ", Владимир Васильев

Бурятиядә 15 яшьлек үсмер поезд таптаган дустын коткарган. Бу турыда «Комсомольская правда» яза.

«Әни, поезд аягым өстеннән чыкты» – Улан-Удэда яшәүче 42 яшьлек Татьяна шундый коточкыч хәбәрне телефоннан ишетә. Ул мәктәпкә ата-аналар җыелышына бара, биредә кече улы – 15 яшьлек Сергей белән очрашырга тиеш була. Ләкин баласы бу вакытта тимер юл өстендә ята. Шок кичерүгә карамастан, бала телефонын алып туганнарына шалтырата алган. Егет ике аяксыз кала, күп кан югалта, бәхеткә, исән кала. Аны иң якын дусты коткара. Ул каешын алып, аякны бәйләп куя.

«Сережа белән мин 4 ел чамасы дус. 9 сыйныфтан соң автомеханикка укырга керергә җыенган идек, машиналар белән мавыгабыз», – ди 15 яшьлек Илья.

19 гыйнварда үсмерләр Ильяның өендә була. Якында гына тимер юл уза.

«5тә ул миннән ата-аналар җыелышына китте. Автобус тукталышына барырга тиеш иде. 20 минуттан шалтыратып, поезд астында калуын әйтте. Тимер юлга ничек барып чыккандыр, белмим. Икенче яктагы автобус тукталышына барырга тиеш иде ул», – ди Илья.

Илья дустын эзләргә чаба, «ашыгыч ярдәм» чакыра. Сергей ник үзе шалтыратмаган, ник туганнарына шалтыраткан, коткару хезмәтенә түгел? Шоктандыр инде...

Илья Сергейның рельслар янында ятуын, каны агуын күреп ала, ул аңында була. Якын-тирәдә кешеләр дә юк.

«Мин каеш алдым, канын туктатыр өчен, аякларын бәйләп куйдым. Дустым хәрби әзерлек узды, миңа да беренче ярдәм күрсәтергә өйрәтте. Мин, бу белем кирәк булыр дип, күз алдына китермәгән идем. Сергей дәшми генә күзәтте», – ди Илья.

5 минуттан «ашыгыч ярдәм» килеп җитә, Илья дустын машинага салырга булыша.

«Шунда ук әнисе дә килеп җитте. Мин ярдәмгә чапканда, ул әнисенә дә шалтыраткан, мин дә дусларыбыз булган чатка яздым. Алар да килеп җитте», – ди Илья.

Татьяна сүзләренчә, Сергей тимер юл составының тавышын ишетми, поезд астында кала. Наушниклары да булмаган.

Табиблар Сергейның сул аягын ботыннан өстәнрәк, уң аягын тез тирәсеннән кисәргә мәҗбүр була.

«Операция 3,5 сәг булды. Аннары ул 6 көн комада ятты. 25 гыйнварда аңына килде. Тагын 1 операция булачак. Иркутскидан табиб килә. Монда ясап булмаса, Мәскәүгә күчерәләр», – ди әни кеше.

Сергейга әле берничә ай хастаханәдә ятасы, аннары озак реабилитация узасы була. Әнисе хәзер өйне әзерли – ишекләрне киңәйтә, инвалид коляскасы өчен пандуслар ясата. Ул баласын ялгызы үстерә. Ремонтка акчасы да юк. Ул якташларына ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән. Бу гаиләгә ярдәм итәргә теләүчеләр өчен «Комсомольская правда» сайтында реквизитлар да бар.

«Аңына килгәч үк, миңа хәбәр язды. Бар да яхшы, ди. Коткарган өчен рәхмәт әйтә. Без аңа да, әнисенә дә ярдәм итәчәкбез», – ди Илья.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100