«Аягы зәңгәрләнде, шеше корсагына җитте»: Бакчачы хатынны түтәл арасында елан чаккан
Киров өлкәсендә травматология, оропедия һәм нейрохирургия үзәгенә Югары Кама районыннан 36 яшьлек хатын-кыз мөрәҗәгать иткән, бакчада йөргәндә аны елан чаккан. Аягы зәңгәрләнә, шеше корсагына кадәр җитә, дип яза gorodkirov.ru сайты.
Зыян күрүче сүзләренчә, түтәлләр арасында йөргәндә, ул аягында кискен авырту сизеп алган. Иелеп карагач, яныннан кара елан шуышып китүен күреп калган.
Хатынны тиз арада хастаханәгә салганнар, ләкин берничә көннән соң аның хәле тагын да начарланган. Аягы күгәреп шешкән. Моннан тыш, гемоглобины төшкән. Шул вакытта аны санавиация ярдәмендә травматология, ортопедия һәм нейрохирургия үзәгенә җибәрергә карар кылганнар.
– Табиблар уколлар һәм системалар билгеләделәр. Хәзер инде мин үземне яхшырак хис итәм, бераз вакыт култык таякларында йөрергә туры килсә дә. Аяк һаман да тулысынча бөгелми, – ди бу хатын-кыз.
Хәзер аны өенә кайтарып җибәргәннәр.
Җәрәхәтләр бүлеге мөдире Николай Гарькавой сүзләренчә, аяктагы яра елан агуының токсик эффекты белән тагын да начарайган.
– Елан чаккан урынны хәрәкәтләндермәскә кирәк. Күбрәк су эчегез һәм кысып бәйләп куймагыз – бу ярдәм итмәячәк. Һәм мөмкин кадәр тизрәк медикларга мөрәҗәгать итегез, – дип киңәш итә белгеч.