news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Аягы таеп егылды»: Әни кеше кечкенә кызын коткарыр өчен бозлы суга сикергән

news_top

Петербургта яшәүче гаилә Матисов каналы яры буйлап йөрергә чыга. Шунда кечкенә кыз, аягы таеп, бозлы суга егылып төшә, ә әнисе, уйлап та тормыйча, аның артыннан суга сикерә. Бөтен көче белән ул баланы коры җиргә этеп чыгара, ләкин үзенең чыгарга көче җитми, ул кычкыра һәм ярдәмгә чакыра башлый. Узып баручылар хатын-кызга ярдәмгә ташлана. Бу хакта «Комсомольская правда» хәбәр итә.

«Барысы да иртәнге унынчы яртылар тирәсендә булды. Без капкадан бергә чыктык һәм үз юлыбыз белән киттек. Якынча 10 минуттан соң мин каршы як ярда басып торган ир-атның «Ярдәм кирәк!» – дип кычкыра башлаганын ишеттем. Без икебез дә шунда йөгердек. Мин йөгереп килгәндә, кыз коры җирдә иде. Ул туңудан елый, ә мин шунда ук курткамны салып, аны төрдем», – дип сөйләгән Светлана.

Балага 7 яшь тирәсе булган. Ул арада ир-атлар аның әнисен судан чыгарган. Якынча мәгълүматлар буенча, зыян күрүчеләргә «ашыгыч ярдәм» чакырып тормаганнар.

Петербургта яшәүче Алиса сүзләренчә, хатын-кыз белән баласы суда якынча 5 минут чамасы калган. Битараф булмаган кешеләр ярдәме белән, алар өйләренә исән-сау кайтып киткән, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар