Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Аягы сынган ана өстендә бала ята»: Казахстанда һәлакәт вакытында 40 кеше исән калган

Мәрхүм очучы соңгы мизгелгә кадәр самолетны турайтырга маташкан.

news_top_970_100
«Аягы сынган ана өстендә бала ята»: Казахстанда һәлакәт вакытында 40 кеше исән калган
https://www.inform.kz/ru

Казахстанда Bek Air авиакомпаниясенең Fokker 100 самолеты һәлакәткә очрады. Биредә унбиш кеше үлде, кырык кеше исән калды. Самолет ике катлы бинага бәрелеп җимерелгәч, пассажирлар исән кала алган. Кырык еллык тәҗрибәсе булган, гражданлык авиациясендә эшләгән пилот Владимир Сальников шул хакта үз фикерен әйткән. Бу турыда «Московский комсомолец» хәбәр итте.

Полосадан күтәрелеп киткәч, самолет кисәк кенә уң якка янтая, аннары ике тапкыр койрыгы белән полосага тиеп ала һәм ике катлы бинага бәрелә.

Лайнер Алма-Атадан Нур-Солтанга эчке рейс ясый һәм, биеклеген югалтып, бетон койма аша торак бинага килеп бәрелә. Бәхеткә, бу вакытта йортта кешеләр булмаган, дип язган идек.

«Самолетның җиргә яки башка каршылыкка бәрелү көче аның нинди биеклеккә күтәрелүенә, очу тизлегенә, нинди почмак ясап төшүенә бәйле», — ди Сальников.

Бу очракта, пассажирларның күпчелеге исән калуын исәпкә алып, шуны тәгаен әйтергә була: очучы соңгы мизгелгә кадәр самолетны турайтырга маташкан. Ул самолет вертикаль юнәлештә килеп төшеп бәрелмәсен, йомшак итеп корсагына төшсен өчен тырышкан.

Августта Дамир Йосыпов двигателе ватылган самолетны кукуруз басуына утырткан иде. Очучы самолетны йомшак кына иттереп җиргә утырткан һәм кешеләрне коткарган. Мөгаен, Казахстан самолеты белән хәлләр катлаулырак булгандыр. Ләкин очучыларның соңгы мизгелгә кадәр тырышуы күренә, дигән Сальников.

Очкычта барлыгы биш экипаж әгъзасы булган. Калган дүрт кешенең язмышы әлегә билгесез. Үлүчеләр арасында һава судносы капитаны Марат Муратабаев та бар. Аны инде таныганнар.

Informburo.kz басмасы хәбәр иткәнчә, авиакатастрофада чыгарылыш мөхәррире Дана Круглова да һәлак булган.

Шулай ук «Генераллар советы» оешмасы президиумы рәисе, юстиция генерал-майоры, СССР Эчке эшләр министрлыгының атказанган хезмәткәре Рөстәм Кайдаровның гомере өзелгән. Бу хакта Tengrinews.kz басмасына советта катнашучы Мәхмүт Телегусов хәбәр иткән.

28 декабрь Казахстанда матәм көне дип игълан ителгән. Бу турыда «Казинформ» агентлыгы язды.

Полиция хезмәткәре Жаксылык Султанов фаҗига урынында сабый баланы коткарган. Хәзер баланың хәле стабильләшкән. Әлеге вакыйганы видеога төшереп алганнар.

«Безгә чакыру килде. Урынга баргач, берничә кешене тартып чыгардык. Анна йорт артыннан карарга киттек. Анда 30-35 яшьлек хатын кыз ята иде. Аның сөякләре сынган, ул сөйләшә алмый. Хатынның күкрәгендә бала ята иде. Мин башта аның бала икәнен аңламадым. Аннары алып, „табибларга тапшырырмын“ дидем. Ул миңа күзе белән ымлады, ярар диде. Бала елый башлады. Мин күтәреп барышлый, бала елаудан туктады. Мин аны селкеттем, елап җибәрсен өчен уяттым. Баланы ашыгыч ярдәмгә тапшырдым», — дип сөйләгән ул «Казинформ» агентлыгына.

Балага 5-6 ай чамасы гына булган. «Ул кеп-кечкенә. Мин үзем дә әти кеше», — ди полиция хезмәткәре.



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100