Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Аягы үлекли башлаган»: Карабодайга тезләнеп интеккән бала әнисе белән яшәргә тели

Юристлар баланы башка гаиләгә тәрбиягә бирергә чакыра.

news_top_970_100
«Аягы үлекли башлаган»: Карабодайга тезләнеп интеккән бала әнисе белән яшәргә тели
социаль челтәрләр

Омск шәһәрендә 8 яшьлек баланы карабодай ярмасына тезләндереп «тәрбияләгәннәр». Бу хәбәр бөтен илне тетрәндерде. Хәзер баланың үги атасын — 35 яшьлек Сергей Казаковны һәм анасы — 27 яшьлек Алинә Юмашеваны хөкем итәләр. Аларны җиде елга кадәр иректән мәхрүм итүләре ихтимал.

Казаков программист булып эшли, үз бизнесы бар. Социаль челтәрдәге фотоларына карасаң, ул маньякка охшамаган, биредә кыйммәтле курортларда ял иткән сурәтләр куелган. Гаилә яхшылар рәтендә булган.

Тикшерү версиясе буенча, Казаков үги улын берничә ай дәвамында җәфалаган, тугызар сәгатькә ярмага тезләндереп тоткан. Бу эшне видеога төшереп барган. Малай качып чыгып китеп, күршеләргә сөйләгәч, әлеге вакыйга турында бөтен ил белде.

Бала бер ай хастаханәдә булган. Бераз булса, аның аякларын саклап калып булмас иде, алар үлекли башлаган. Бу турыда «Московский комсомолец» язды.

Хәзер бала әнисе белән яши. Алинә чыгып китмәү турында имза куйган, аны ана хокукларыннан мәхрүм итмәгәннәр.

Алина белән Сергейның хезмәттәшләре, шаһитлар судта күрсәтмә бирә. Балага беренче ярдәм күрсәткән ашыгыч ярдәм бригадасы шәфкать туташы мондый хәлне беркайчан күргәне булмавын сөйли.

Танылган адвокат, РФ Президенты каршында кеше хокуклары буенча президент киңәшчесе Шота Горгадзе сүзләренчә, опекуннар яки әти-әниләре балаларны мыскыл иткән җинаятьләр арта бара.

«Бу очракта бала бу гаиләдә калмау яхшы. Әнисе нинди роль башкаруга карамастан, ул баласына хыянәт иткән инде. Ул баласын якламаган. Әти-әни баланы якларга тиеш, малай анасыннан яклау тапмаган. Бу — хата булмаган, аның тормыш фәлсәфәсе шундый. Никадәр күңелсез булса да, шуны әйтергә кирәк — балага дәүләт тәрбиясендә яхшырак булачак. Бәлки бераздан аны үзенә алырга гаилә дә табылыр», — дигән адвокат.

«Соңгы мәгълүматлар буенча, бала әнисе белән калырга тели. Ул әнисенә үпкәләми, Сережа абыйсын гына „начар“ дип атый. Балаларның хәтере кыска, алар начарны тиз оныта. Әни әни инде ул», дип яза «Московский комсомолец».

«Тезләре канлы ит кисәге кебек»: Үги ата баланы карабодайга тезләндереп җәзалаган

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100