Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Аягы итенә кадәр пешкән». Нәни малай балалар бакчасында җылыту батареясына кысылган

news_top_970_100

Башкортстанның Ишембай шәһәрендә балалар бакчасында 3 яшьлек бала пешкән. Аның аягы җылыту батареясына кысылып калган. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Имгәнгән баланың анасы Ольга Иванова сүзләренчә, аның улының аягы җылыту батареясына кысылып кала, сабый аягын үзе ала алмый. Аннары ул батареяга бәрергә тотына, аңа тавыш чыгармаска кушалар. Сабый бик каты итеп кычкыра башлагач кына, аңа игътибар итәләр.

«Тәрбияче хатын бала янына килә, аякны тартып чыгара алмый, өстәвенә, аякка механик травма ясый, итенә кадәр пешә. Ләкин моны күрмиләр, бала шулай йөри, елый. Бала кычкырган тавышны ишетеп, төркемгә бакча мөдире кергәч кенә игътибар итәләр. Бала чалбар балагын күтәреп, шешкән аягын күрсәтә», – дип сөйләгән агентлыкка баланың анасы.

Баланы ашыгыч рәвештә Стәрлетамака пешү үзәгенә илтәләр, гомуми наркоз белән операция ясыйлар, әле тагын операция кирәк була.

«Сабый наркоздан соң үзен начар хис итә, елый. Алар моны «бәхетсезлек очрагы» гына диләр. Беркем гаепле түгел, бала үзе генә», – дип ачулана Ольга Иванова.

Башкортстан Сәламәтлек саклау министрлыгы 3 яшьлек баланың металлга орыну нәтиҗәсендә 3нче дәрәҗә термик пешү белән хастаханәгә китерелүен раслый. «Пациент аутодермопластикага (тире күчереп утырту) әзерләнә», – дигәннәр ведомствода.

Ишембай администрациясе дә әлеге хәлнең булуын раслый. Балага беренче ярдәмне мәктәпкәчә оешмадагы шәфкать туташы тулысынча күрсәтүен әйтәләр. Балалар бакчасындагы барлык хезмәткәрләр белән аңлату эшләре башкарылган.

«Тәрбияче һәм балалар бакчасы администрациясе гаебен тулысынча таный. Тәрбиячегә һәм бакча мөдиренә вазифаларын тиешенчә башкармаган өчен дисциплинар җәза бирелде. Бакча хезмәткәрләренә планнан тыш инструктаж уздырылды», – дигәннәр администрациядә.

Ишембай районы прокуратурасы оештырган тикшерү ачыклаганча, гадәттән тыш хәл учреждение персоналы вазифаларын тиешенчә башкармау сәбәпле килеп чыккан.

Тикшерү комитеты тикшерү эшләре башлаган, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100