Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ай ялгыз түгел - Җирнең тагын бер иярчене барлыгы ачыкланган

Ай җирнең бердәнбер юлчысы түгел икән.

news_top_970_100
Ай ялгыз түгел - Җирнең тагын бер иярчене барлыгы ачыкланган

Айның ялгыз икәнлеге турында җырларга кергән. Марат Кәбиров та «Ай да ялгыз, син дә ялгыз, Мин дә ялгыз мәңгегә» дигән җыр язганда Айны ялгыз дип уйлаган, мөгаен.

Ай җирнең бердәнбер иярчене түгел икән, дип хәбәр итә НАСА лабораториясе. Гел Җир янәшәсендә булса да, инде әллә никадәр көчле телескоплар пәйда булуга карамастан «яшеренеп калган» космик «күрше» барлыгы ачыкланган.

Астрономнар Җир тирәли инде берничә йөз ел әйләнеп йөргән, диаметры 100 метр тирәсе булган астероид барлыгын ачыклаган. Астрономнар аңа башта төрмәдәге кебек 469219 дигән номер сукканнар, аннары 2016 HO — 3 дигән исем биргәннәр. Бераздан Камоалева дигән «чын» исеме дә барлыкка килгән. Ни өчен андый атамамы? Чөнки аны Гавай утравында урнашкан телескоптан күргәннәр, бу сүз җирле халык теленнән «селкенеп торучы» дип тәрҗемә ителә.

Астероид Кояш тирәли әйләнеп йөргән һәм бервакыт Җир белән очрашкан да, Җир тирәли әйләнүгә күчкән дип уйлыйлар.

Астероидның Җиргә егылып төшү куркынычы юк.

Кытайлар «Яңа Ай» га ясалма иярчен җибәрергә җыеналар. 2024 елда ул астероидка килеп урнашып, безнең яңа Аебыз турында тулы мәгълүмат туплаячак — нәрсәдән ясалган ул, ничек хәрәкәтләнә, анда яшәргә ярыймы, юкмы, мал үстерергә яраклымы дигәндәй…

Хәзер нишләргә инде, Ай ялгыз дигән җырларны юкка чыгарыргамы? Юк, ди астрономнар. Ялгыз Ай турында җырларыбыз шул килеш кала. Беренчедән, яңа иярченебез бик кечкенә, шул сәбәпле, аны «квазииярчен» дип атаганнар. Чыннан да, Җирдән дә күренерлек булмагач, ничек инде без аны күрше дип атый алыйк! Икенчедән, орбитасыннан чыгып караганда аны нәкъ менә Җирнеке генә дип әйтү кыен — чөнки ул кайвакыт бик якыная, аннары шактый ераклаша — бер үк вакытта Җирнең дә, Кояшның да иярчене кебек. Өченчедән, квазииярченнең безнең янда булу вакыты чикләнгән — берничә гасырдан соң, ул Җирне бөтенләй ташлап китүе ихтимал.

Ә ялгыз Ай мәңге безнең белән һәм китәргә җыенмый.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100