Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ай саен йөзләгән бала куркыныч төркемнәргә эләгә: интернет-бәйлелектән ничек котылырга?

Казанның төбәкара экспертизалар үзәге белгечләре белдергәнчә, әгәр дә яшүсмерләр көненә 3-5 сәгать интернеттан, андагы социаль челтәрләрдән, уеннардан аерыла алмый икән, бу инде бәйлелек турында сөйли.

news_top_970_100
Ай саен йөзләгән бала куркыныч төркемнәргә эләгә: интернет-бәйлелектән ничек котылырга?
5 сәгатьтән артса – бәйлелек  
Интернет заманында кешеләргә мәгълүмат алу җиңеләйде, әмма ул реаль тормыштан тулысынча виртуаль дөньяга «чуму» проблемасын барлыкка китерде. КФУның конфликтология кафедрасы доценты, Казан төбәкара экспертизалар үзәге башкарма директоры Андрей Иванов сүзләренчә, әгәр дә яшүсмерләр көненә 3-5 сәгать интернеттан, андагы социаль челтәрләрдән, уеннардан аерыла алмый икән, бу инде бәйлелек турында сөйли.  

Интернетның зыяны турында әйткәндә, сүз вакытны әрәм итүче шөгыль турында гына бармый. Анда баланың психикасына һәм сәламәтлегенә куркыныч янаган көчләр туплануы турында да белеп торырга кирәк. 


Трольне ашатмагыз  
Җәмгыятьтә кешене эзәрлекләү күренешләрен аңлатучы заманча терминнар – троллинг, буллинг, моббинг – хәзер күпләргә таныш. Кешене тискәре хис-кичерешләргә этәрүче провокациягә корылган аралашу рәвешен – троллинг, бер кешенең икенчесен эзәрлекләүне –  буллинг, ә төркем белән бер кешене эзәрлекләү күренешен моббинг дип атыйлар. 

–  Әгәр бала үзен мыскыл итүче кешеләрне реаль тормышта күреп белә икән, ата-аналар мәктәпкә барып, сыйныф җитәкчесе ярдәмендә моның сәбәпләрен ачыклый ала. Хокук саклау органнарына да мөрәҗәгать итәргә була, - ди Андрей Иванов. 

Ләкин әгәр интернетта ниндидер билгесез кешеләр яшүсмерне эзәрлекләсә, мыскылласа, рәнҗетсә, бу очракта нишләргә? 

–  «Троль»не «ашатмагыз», – ди белгеч. – Ягъни социаль челтәрләрдә андый аккаунтларны «кара исемлек»кә кертегез, берничек тә җавап бирмәгез, аралашмагыз. Җавап бирмәсәң, һөҗүмнәрен туктатачаклар, чөнки алар башкалар белән талашудан, мыскыллаудан тәм таба. Талаша алмасалар, кызыксынулары югала. 

 Куркыныч төркемнәр бар 
Андрей Иванов сүзләренчә, бүген галимнәр Татарстанда җинаять-криминаль юнәлештәге виртуаль берләшмәләрне өйрәнә. 

– Соңгы вакытта Россиядә, шул исәптән Татарстанда да АУЕ юнәлешендәге (ягъни «арестант уркаган бергәлеге») интернет-төркемнәр барлыкка килде. Алар балаларны һәм яшүсмерләрне романтик хисләр белән рухландырып, җинаятьчелеккә тартып кертә, –  ди ул. 

Берара социаль челтәрләрдә яшүсмерләрнең үз-үзләренә физик зыян китерүенә этәрә торган төркемнәр активлашкан иде. Хәзер Җинаять кодексына үзгәрешләр кертелеп, законнар кырыслангач, алар азайды кебек, ди белгеч. 

Андрей Иванов интернетта таралган тагын бер күренешне («колумбайн-технология»ләр кулланып эшләүче төркемнәр) атады. (Бу термин 1999 елда Американың Колорадо штатындагы Колумбайн мәктәбендә ике укучының җинаять кылуына бәйле очрактан соң барлыкка килә). Болар - сыйныфташларга, укытучыларга, бер төркемдә укучы яшьтәшләргә карата көч кулланырга өндәүче төркемнәр. 

Яшерен эшләргә тырышсалар да, әлеге барлык төркемнәргә ай саен Татарстанда гына да йөзләгән яшүсмер эләгә, дип кисәтә Андрей Иванов. Ата-аналарга игътибарлырак булырга кирәк, чөнки яшүсмер социаль челтәрләрдә берничә аккаунт ачарга мөмкин.  

– Криминаль субкультурага, гадәттә, укырга яратмаган, алга таба шәхси үсеш белән кызыксынмаган 14-18 яшьлекләр тартыла. Әле моңа өстәп, гаиләләре дә имин булмаска мөмкин. Алай дисәң, җитеш гаиләдә тәрбияләнгән балалар да эләгә. Сәбәбе – ата-ана һәм бала арасында ышанычлы мөнәсәбәтләр урнашмауда, - ди Андрей Иванов.  

Яшүсмерләр күчеш яшендә ата-ана, укытучылар кайгыртуыннан читләшә, үзләренә яңа кумирлар эзли башлый. Нәкъ менә шул чакта виртуаль авторитетлар пәйда булырга мөмкин дә.


Безнең максат – кисәтү  
– Без интернеттагы төркемнәрне тикшереп-өйрәнеп торабыз. Максатыбыз –  гражданлык җәмгыятен шундый куркыныч сагалавы турында кисәтү, киңәшләр бирү. Бүген куркыныч төркемнәргә җавап итеп анти-АУЕ юнәлешендәге төркемнәр оештырыла башлады. Әлеге төркемнәр җинаять-криминаль субкультура идеалларын һәм кыйммәтләрен фаш итү белән шөгыльләнә, аларның чын йөзен ачып сала, - ди Андрей Иванов. 

Бүген интернетны хокук саклау органнары да күзәтеп бара. Алар куркыныч янаган төркемнәрне, сайтларны суд аша яптыра. 

 Бала интернетка чумган икән, аңардан компьютер, смартфонны тартып алып кына проблема хәл ителми. 

– Кайбер аналар балаларына бишектән үк смартфон тоттыра. Югыйсә, бала виртуаль дөнья белән никадәр соңрак танышса, шулкадәр яхшырак. Интернет-бәйлелектән җанлы аралашу гына коткара ала. Балагыз белән сөйләшергә вакытыгызны жәлләмәгез, аның тормышы, уйлары, теләкләре белән кызыксынып яшәгез, – дип киңәш итте белгеч.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100