Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Ахмат» спецназы командиры хәрби операциянең якын арада төгәлләнәчәген әйткән

news_top_970_100
«Ахмат» спецназы командиры хәрби операциянең якын арада төгәлләнәчәген әйткән

«Ахмат» спецназы командиры Апты Алаудинов, Россиянең Украина территориясендәге махсус хәрби операциясе 2024 ел ахырына кадәр төгәлләнергә мөмкин, дип фаразлаган. Ул үз бүлеге хәрбиләре бу максатка ирешү өчен «барысын да эшләячәк» дип вәгъдә иткән. Бу турыда «Известия» басмасына сылтама белән «Коммерсантъ» яза.

«Бүген дошман да, без дә хәлиткеч көрәшкә әзерләнәбез дип уйлыйм. Махсус операцияне быел төгәлләү өчен барысын да эшләячәкбез. Махсус хәрби операция быел төгәлләнер, дип уйлыйм», – дигән Апты Алаудинов.

Аның сүзләренчә, оператив вазгыятьне Россия армиясе контрольдә тота һәм, озакламый, Кораллы Көчләрне Украина армиясе бүлекләре белән хәлиткеч бәрелешләр көтә.

Алаудинов әйткәнчә, Оборона министрлыгы, хәрби операцияне тәмамлау өчен, Украина армиясе позицияләрен һәм ресурсларын исәпли. «Без барысын да логик ахырына җиткерербез дип уйлыйм. Хәзер без Россия өчен генә түгел, ә коллектив Көнбатыш өчен дә хәлиткеч көрәш мизгеленә җитеп киләбез. Алар безне җиңәргә уйлады һәм чираттагы тапкыр моны эшли алмас хәлдә булуларын аңлады», – дигән «Ахмат» командиры.

2024 елның февралендә Апты Алаудинов, хәрби операция быел сентябрьдә бетәчәк, дигән иде. Чечняның милли сәясәт министры Ахмед Дудаев бу сүзләргә «Алаудиновның мәгълүмат чыганаклары искиткеч» дип бәя бирде. Аның сүзләренчә, «Ахмат» командиры сүзләренә ышанмас өчен нигез юк. 2023 елның декабрендә Чечня башлыгы Рамзан Кадыров, хәрби операция 2024 елның җәендә төгәлләнәчәк, дип әйтте.

30 майда Россия Президенты Владимир Путин «Ата-ана даны» ордены белән бүләкләнгән гаиләләр белән очрашуда хәрби операция тәмамлану турында сорауга җавап бирде. «Һичшиксез шулай булачак. Ахыр чиктә барысы да үз урынына кайтачак, һәм безнең балалар тормышта да, хезмәттә дә үз урынын табачак», – дип җавап бирде президент Донецкидан килгән гаиләнең хәрби операция тәмамлану турындагы соравына.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100